Тамил Яңа Елы яки Путанды (Тамил телендә: புத்தாண்டு) — Тамиллар тарафыннан Һиндстанның Тамилнад штатында, Шри-Ланкада, һәм шулай ук күпсанлы Тамил җәмәгатьләре булган башка штатларда бәйрәм ителә: Малайзиядә, Сингапурда һәм Маврикийда. Тамил Яңа елының датасы традицион Тамил календаренда нигезләнгән һәм нираянамнан, яки Көн белән төн тигезлегеннән соң була, һәм Григориан календаре буенча 14 апрельдә була. Бу бәйрәм Шри-Ланкада һәм Тамилнадта дәүләт статусына ия.

Тамил Яңа Елын бәйрәм итүләрне искә алу һәм Тамил календаре тасвирламалары иртә Тамил әдәбиятында бар, хосусан, Наккирар әсәрләрендә. VIII гасыр белән даталанган «Шилаппадикарам» поэмасында унике зодиак йолдызлыгының тасвирламасын табарга була, ә хәзер мәгълүм булганча Һинд дине Кояш календаре «Манимехалей» эпосында тасвирлана.[1]

Тамил Яңа Елы килүе шулай ук Манго җимешләрен җыю һәм Ним агачларының чәчәк атуы белән туры килә. Ним агачларын Тамиллар өйләрен бизәү өчен кулланалар. Тамил Яңа Ел көнендә Кумбаконам, Тиручирапалли һәм Канчипурам кебек Һинд дине гыйбадәтханәләре шәһәрләрендә купшы арба фестивальләре уза. Иң киң итеп бәйрәм мәшһүр Мадурайда Минакши Гыйбадәтханәсендә уза.

Шри-Ланка Тамиллары Яңа Ел бәйрәм итү вакытында кай-вишешам йоласын уздыралар, аның вакытында гаиләнең өлкәннәре кияүгә чыкмаган һәм өйләнмәгән балаларына һәм башка яшьрәк туганнарына акча бирәләр. Шулай ук бу вакытта арпуду йоласы уздырыла — бу җирне яңа чәчү өчен беренче сөрү. Яңа Ел көнендә Кояш Балыклар йолдызлыгыннан Кучкар йолдызлыгына күчә, бу нинди дә булса башлаулар өчен бик алкышлы вакыт булып санала. Шри-Ланка Тамиллары шул көнне шулай ук дару үләннәреннән ваннада коеналар, ә Тамил авылларында яшь кешеләр һәм балалар пор-тенкай уенын, яки «кокос сугышулары»н уйныйлар.[2] Бәйрәмнең бер максаты булып гаилә бәйләнешләрен ныгыту тора. Шуңа күрә бу көндә балалар әти-әниләренә киләләр, гаиләләр бергә җыелалар һәм бәйрәм итәләр.

Путхандуда традицион бәйрәм ризыкларын тәкъдим итү.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Vaiyapuri Pillai. History of Tamil Language and Literature. — Chennai, 1956.анг--> — P. 35.
  2. Kalabhooshanam Chelvatamby Maniccavasagar. Let New Year usher in everlasting peace and eternal prosperity, Daily News (Saturday, 12 April 2008). 25 февраль 2010 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2012-10-14, retrieved 2019-08-12