Таман ярымутравы

Таман ярымутравы (рус. Таманский полуостров) — Көнбатыш Кавказ алдындагы ярымутрау. Россиянең Краснодар крае составына керә. "Таман" сүзе адыг телендә "темен" — сазлык дигәнне аңлата.

Таман ярымутравы
45°13′0″ т. к. 37°5'0" кч. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрТаман култыгы, Керич бугазы, Кара диңгез, Азак диңгезе
Мәйдан2000 км²
ИлРусия Русия
Беренче дәрәҗә АБКраснодар крае
Таман ярымутравы (Краснодар крае)
 Таман ярымутравы Викиҗыентыкта

Төньяктан Азак диңгезе, көньяктан Кара диңгез, көнбатыштан Керич бугазы сулары белән юыла. Мәйданы 2000 км² га якын. Ярлары тәбәнәк, култыклар белә ергаланган (иң эресе Таман култыгы). Таман ярымутравында ләм вулкан (гомуми саны 25 тән артык) бар, аларның биеклеге 164 метргача.

Үрләр тезмәләре арасындагы түбән җирләр дүртенчел дәвер ятмалары белән тулган. Тезмәләр арасындагы түбәнлекләрдә — ачы тозлы сулы күл-лиманнар . Нефть, янучы газ, тимер руда чыганаклары бар. Климаты коры. Елга 400 миллиметргача явым төшә. Җирнең зур өлешен бодай һәм кукуруза чәчүлекләре били. Йөземчелек, бакчачылык үсеш алган. Таман ярымутравында Төмрек шәһәре урнашкан.