Талант Мамытов

Кыргызстан сәясәтчесе

Талант Мамытов, Талант Турдумамат улы Мамытов (кырг. Талант Турдумамат уулу Мамытов, 1976 елның 14 марты, СССР, Кыргызстан ССР, Ош өлкәсе, Майлы-Су) — Кыргызстан сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, Жогорку Кеңеш депутаты. 2020 елның 14 ноябреннән 2021 елның 21 гыйнварына кадәр Кыргызстан президенты вазифаларын башкара. 2020 елның 4 октябреннән Кыргызстан парламенты спикеры — Жогорку Кеңеш түрагасы.

Талант Мамытов
Кыргызстан президенты в.б.
Вазыйфада
2020 елның 14 ноябреннән – 2021 елның 28 гыйнвары
Аңа кадәр Садыр Жапаров (в.б.)
Дәвамчысы Садыр Жапаров
Кыргызстан Жогорку Кеңеше түрагасы
Вазыйфага керешкән
2020 елның 4 октябреннән
Аңа кадәр Канат Исаев
Жогорку Кеңеш депутаты
Вазыйфага керешкән
2010 елның 10 октябреннән
Шәхси мәгълүмат
Туган 14 март 1976(1976-03-14) (48 яшь)
СССР, Кыргызстан ССР, Ош өлкәсе, Майлы-Су
Сәяси фирка «Ата-Журт»
Җефет Чинара Мамытова[d]
Белем Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 14 мартында Кыргызстанның Ош өлкәсе Майлы-Су шәһәрендә туган. Майлы-Су шәһәренең 5нче урта мәктәбен (1993), «юрист» белгечлеге буенча Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университетын тәмамлаган (1998).

Хезмәт юлы үзгәртү

2000 елдан Баткән өлкәсе прокуратурасында законнар үтәлешен һәм хокукый актларның законлылыгын күзәтү бүлегендә прокурор булып эшли башлаган.

2001—2002 елларда — Җәлал-Абад өлкәсе прокуратурасында суд карарларының законга туры килүен күзәтү бүлеге прокуроры булып эшләгән.

2002—2004 елларда — Җәлал-Абад шәһәр прокуратурасында өлкән тикшерүче булган.

2004—2005 елларда — Җәлал-Абад өлкәсе Чаткал районы прокурорының ярдәмчесе.

2005—2006 елларда — Кыргызстан Генераль прокуратурасының оештыру ягыннан тәэмин итү һәм халыкара элемтәләр идарәсендә бүлек прокуроры вазыйфасын биләгән.

2006 елның апреленнән декабренә кадәр — Чуй өлкәсе Ысык-Ата районы прокуроры урынбасары.

2006—2007 елларда — Җәлал-Абад өлкәсе Сузак районы прокуроры урынбасары, 2007—2009 елларда — Тугыз-Тора районы прокуроры[1].

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

2010 елда «Ата-Журт» сәяси фиркасеннән 5нче чакырылыш Кыргыз Республикасы Жогорку Кеңеше депутаты итеп сайланган.

2015 елда «Республика—Ата-Журт» сәяси фиркасеннән 6нчы чакырылыш Кыргыз Республикасы Жогорку Кеңеше депутаты итеп сайланган. Парламентта фирка фракциясе рәисе урынбасары итеп билгеләнгән.

2020 елның 4 октябрендә Кыргызстан парламенты спикеры — Кыргыз Республикасы Жогорку Кеңеше түрагасы итеп сайланган.

2020 елның 15 ноябреннән 2021 елның 28 гыйнварына кадәр, Кыргызстан Конституциясенең 68нче маддәсенә ярашлы, Кыргызстан президенты вазифаларын башкара. Аңа кадәр Кыргызстан президенты в.б. булган Садыр Жапаров 2021 елның 10 гыйнварында вакытыннан алда үтүче Кыргызстан президентын сайлауларда кандидат булып катнашу өчен, барлык биләгән вазифаларыннан китүен белдерә[2][3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биография Турага. Официальный сайт Жогорку Кенеша Кыргызской Республики(рус.)
  2. Жапаров сложил полномочия и.о. главы Киргизии для участия в выборах. interfax.ru, 14.11.2020(рус.)
  3. Новый и.о. Президента обратился к кыргызстанцам. Видео. Sputnik, 14.11.2020(рус.)