Таиландта ислам (тайча: ศาสนาอิสลามในประเทศไทย) — Таиланд территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Таиланд халкының (69 млн 800 мең кеше) 4,30 % ы (3 млн кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Таиландта тарафдарларының саны буенча буддачылыктан соң икенче урындагы дин. Ислам динен тотучыларның саны арта бара. Таиланд мөселманнары — сөнни мөселманнар.

Көньяк Таиландта Паттани мәчете

Тарих үзгәртү

 
Мөселманнар күпчелекне тәшкил итүче Көньяк Таиланд өлкәләре (сары төстә)

Бәяләүләр буенча, Таиланд халкының гомуми саныннан 75 % ы — этник тайлар(ингл.), 14 % ы — кытайлылар(ингл.) һәм 3 % ы — этник малайлар(ингл.). Халыкның калган өлеше — азчылык миләтләр (тау халыклары, кхмерлар(ингл.) һ. б.). Таиландның рәсми теле — илнең 90 % халкы куллана торган тай теле[калыпны мәкаләдән алып куярга].

Хәзерге Көньяк Таиланд җирләрендә урнашкан Паттани патшалыгы короле XI гасырда ук ислам динен кабул иткән.

Кытай мөселманнары (хо) Таиландның төньягына Кытайның Юньнань(ингл.) провинциясеннән 18561873 елларда Ду Вэньсю җитәкчелегендәге мөселман восстаниесеннән соң һәм 19461950 еллардагы Кытай Ватандашлар сугышы(ингл.) сәбәпле күчеп килгән.

Таиландта XX гасырның икенче яртысыннан башлап исламның таралуы арта бара. Ислам — илдә дин тотучылар саны буенча икенче дин. Аны Таиланд халкы, пакистанлылар, тамиллар(ингл.) һәм пәнҗаблар, шулай ук Камбоджадан кергән качак—чамалар һ. б. тота.

Таиланд провинцияләре буенча Ислам таралышы тигез түгел. Ислам, нигездә, илнең көньягында киңрәк таралган. Көньяк Таиландта мөселманнар барлык халыкның 76,77 % ын, буддачылар 23,02 % ын тәшкил итә. Сөнни ислам шулай ук Таиланд аннексияләгән Паттани солтанлыгында(ингл.) рәсми дин булган. Таиландның көньяктагы (Малайзия белән чиктәш) дүрт провинциясендә — Наратхиват(ингл.) (82 %), Яла(ингл.) (88 %), Паттани(ингл.) (88 %), һәм Сатун(ингл.) (77 % )[2] провинцияләрендә — мөселманнар (нигездә, малай милләте) күпчелекне тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Таиландта бөтен ил буенча актив рәвештә яңа мәчетләр төзелә (2000 елдан башлап, мәчетләр саны 38 провинциядә 2 меңнән артып китә), яңа мәдрәсәләр ачыла. Берничә сәбәп аркасында ислам динен тотучыларның саны арта бара:

  • ислам социаль тигезлекне тәэмин итә һәм җәмгыятьнең касталарга(ингл.) бүленешен бетерә;
  • мәдрәсәләр бушлай белем (башлангыч, урта һәм югары) бирә;
  • дәүләт сәясәтенә каршы, аерым алганда, илдә секс-туризм үсешенә каршы протест буларак.

Көньяк Таиландта киеренкелек үзгәртү

 
Паттани байрагы

Таиландта Исламга тискәре караш мөселманнар арасында экстремистлык аркасында формалаша. Экстремистлык шәһәрләр урамнарында һәм дәүләтнең башкаласында террорлык акцияләрендә чагыла, исламга тискәре караш Таиландның көньягында булган сепаратизм(ингл.) күренешләре һәм киеренкелек аркасында барлыкка килә.

Паттанины азат итү өчен көрәш алып баручы Паттани Берләшкән Азатлык Оешмасы(ингл.) Көньяк Таиландта мөселманнар күпләп яшәгән дүрт өлкә җирләрендә Паттани Даруссалам ислам дәүләтен төзү өчен тырышлык куя. Таиланд, Малайзия хөкүмәтләре һәм Көньяк Таиландта Ислам группировкалары лидеры арасында сөйләшүләр алып барыла. Яла, Паттани, Наратхиват һәм Сатун провинцияләренең Таиланд составыннан чыгып, бер бәйсез дәүләт булып оешуы яки бу төбәкләрнең Малайзия составына керүе мөмкин[3].

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Satun province web-site 2020 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
  3. Thai PM blames rivals for blasts. BBC, 1.01.2007(ингл.)