Тавакуль Абдел-Салам Карман (гарәп. توكل عبد السلام خالد كرمان‎; [Tawakkul 'Abd us-Salām Karmān], шулай ук Таваккуль, Тавакель[12][13]; 7 февраль 1979 ел, Таиз, Йемен Гарәп Республикасы) — Йемен хокук яклаучысы, журналист һәм сәясәтче. «Хатын-кызлар хокуклары һәм хәвефсезлеге өчен көрәштә һәм тынычлык урнаштыруда катнашкан өчен» Лейма Гбови һәм Элен Джонсон-Серлиф белән тынычлык өчен 2011 елгы Нобель премиясе лауреаты. Нобель премиясе алган беренче Йемен гражданы, беренче гарәп хатыны, икенче мөселман хатыны, шулай ук иң яшь Нобель премиясе лауреатларының берсе.

гарәп. توكل عبد السلام خالد كرمان
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Йәмән[3][4][5]
Туу датасы 7 февраль 1979(1979-02-07)[6][7][6] (45 яшь)
Туу урыны Таиз[d], Таиз[d][8]
Кардәш Safa Karman[d]
Һөнәр төре антивоенный активист, журналист, сәясәтче, хокук яклаучысы
Эшчәнлек өлкәсе кеше хокуклары
Әлма-матер Университет Саны[d], Альберта университеты[d] һәм Ловеллдагы Массачусетс үнивирситите[d]
Әгъзалык Nobel Women's Initiative[d][9]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт tawakkolkarman.net(гар.)(ингл.) һәм tkif.org/en/
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 1 233 028
 Тавакуль Карман Викиҗыентыкта

2011 елда Йемен революциясе (Гарәп язының өлеше) вакытында билгелек ала[14].

2005 елдан журналистика белән шөгыльләнә. Матбугат азатлыгын яклап акцияләр оештыра. Туниста Бен Алины отставкага җибәрткән "Ясмин революциясе"н яклап чыга; Йемен президенты Сәлихнең сәяси оппоненты була.

WikiLeaks мәгълүматлары буенча, Сәгүд Гәрәбстаны сәясәтенә ачыктан-ачык каршы чыккан Тавакуль Карман бу илдә бу хөкүмәтнең кайбер вәкилләре белән яшерен очрашулар үткәрә һәм алардан ярдәм сорый, шулай ук Мансур Һадины Әл-Кайда яклы булуда гаепли.

Биографиясе үзгәртү

Тавакуль Карман 1979 елның 7 февралендә Йемен мухафазының Мехлав шәһәрендә туа. Атасы — Абдель Салам Карман, юрист һәм сәясәтче, Али Абдалла Салих хөкүмәтендә икеләтә юстиция министры була. Таиз шәһәре янында бистәдә үсә, шунда ук белем ала.

Тавакуль Карман белдерүенчә, аның гаиләсе хәзерге Төркиядәге Анатолийдан һәм Караман каласыннан чыккан. Төркия хөкүмәте аңа Төркия гражданлыгы тәкъдим итә, аны Тавакуль Төркия чит министры Әхмәт Давутоглу кулыннан 2012 елның 11 октябрендә ала.

Кыз кардәшләре — шагыйрә Тарик Карман һәм «Әл-Җәзирә» телеканалы журналисты Сара Карман.

Ире — Мохаммед әл Нахми; өч балалары бар.

Сана Фән һәм технологияләр университетында — икътисад бакалавры, аннан соң Сана университетында политология магистры дәрәҗәсен ала. 2012 елда Альберт университетының (Канада) халыкара хокук буенча мактаулы доктор булып китә.

Сәяси карашлары үзгәртү

 
Тавакуль Карман БМО бинасы янында протест акциясендә. 18 октябрь 2011 ел

Тавакуль Карман — «Ислах» оппозиция сәяси фиркасе әгъзасе, бу фирка оештырган "Шура советы"на керә, парламент депутаты булып тора. «Ислах» башта «Ислам сәяси фиркасе буларак оештырыла», соңрак Йемен президенты Сәлихкә каршы зур хәрәкәткә әверелә. "Ислах"ның төп электораты — сәләфиләр һәм «Мөселман кардәшләр» яклылар. Карман үзен бу сәяси төркемнәрнең берсенә дә кертми. Ул уртача карашларда тора.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.nytimes.com/2011/10/26/world/middleeast/yemen-fighting-intensifies-as-cease-fire-is-called.html
  2. Notable Names Database — 2002.
  3. http://www.bbc.co.uk/news/world-middle-east-15249067
  4. http://www.nytimes.com/2011/06/19/opinion/19karman.html?pagewanted=all
  5. http://www.nytimes.com/2011/10/12/us/12iht-letter12.html
  6. 6,0 6,1 Encyclopædia Britannica
  7. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  8. Deutsche Nationalbibliothek Record #1019395583 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  9. https://nobelwomensinitiative.org/laureate/
  10. http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/peace/laureates/2011/karman-docu.html
  11. https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  12. Evening Times (Glasgow). Arrest Sparks Protest. 24 January 2011. Retrieved 8 October 2011 from the Lexis-Nexis Database.
  13. Emad Mekay. Arab Women Lead the Charge. Inter Press Service (Johannesburg), 11 February 2011. Retrieved 8 October 2011 from the Lexis-Nexis Database.
  14. Profile: Nobel peace laureate Tawakul Karman, BBC Online (7 October 2011). 16 ноябрь 2011 тикшерелде.