Сөләйман Сани Ахундов

Сөләйман Сани Ахундов (әзери. سلیمان ثانی آخوندزاده, Süleyman Sani Axundov; 1875 елның 3 октябре, Шуша — 1939 елның 29 марты, Бакы) — Азәрбайҗан драматургы, журналист, балалар язучысы һәм педагог. Мирза Фатали Ахундов белән буталчык булмас өчен ул «Сани» тәхәллүсен (гарәп. «икенче») ала.

Сөләйман Сани Ахундов
Туган телдә исем әзери. Süleyman Sani Axundov
Туган 3 октябрь 1875(1875-10-03)[1]
Шуша[d], Елизаветполь губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе[2]
Үлгән 29 март 1939(1939-03-29)[2][1] (63 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР[2]
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Шуша реаль укуханәсе[d] һәм Закавказская учительская семинария[d]
Һөнәре драматург, язучы, журналист, шагыйрь
Ата-ана

 Сөләйман Сани Ахундов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Сани Ахундов бәк гаиләсендә Елизаветполь губернасының Шуша шәһәрендә (хәзер Гәнҗә, Азәрбайҗан) туа һәм 1894 елда Горида (Гөрҗистан) Кавказ арты укытучылар семинариясен тәмамлый. Ул алдагы тормышын педагогикага һәм журналистикага багышлый.

Ул 1906 елда азәрбайҗан телендә нәшер ителгән «Икенче ел» дәреслегенең автордашы була. Азәрбайҗанны советлаштырганнан соң, ул күпмедер вакыт Нагорно-Карабах автономияле өлкәсенең мәгариф министры вазыйфасын башкара. 1922 елда Сөләйман Сани Ахундов Азәрбайҗан Язучылар һәм шагыйрьләр Берлегенең беренче рәисе итеп сайлана.

Әдәби һәм педагогик эшчәнлегендәге хезмәтләре өчен аңа 1932 елда Хезмәт Батыры мактаулы исеме бирелә. 1920 һәм 1930 еллар арасында ул Бакы советы әгъзасы, Бакы башкарма комитеты әгъзасына кандидат, Азәрбайҗан ССРның Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Иҗат үзгәртү

 
Ахундовның «Ашраф» хикәясе өчен иллюстрациясе

Сөләйман Сани Ахундовның беренче әсәре — 1899 елда иҗат ителгән «Комсыз» комедиясе, әсәрдә автор саран образын ясап, иске гореф-гадәтләрдән һәм йолалардән көлә. 1905 елгы рус революциясеннән соң иҗат ителгән әсәрләрдә язучы киң социаль-сәяси проблемаларга кагыла, аларны демократик позицияләрдән яктырта. «Табын» хикәясендә (1905) автор, эксплуататорларның паразитлыгын фаш итеп, хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен яклаучы буларак чыгыш ясый.

1912—1913 елларда ул биш өлештән торган һәм хәерчелек һәм социаль тигезсезлек темасын яктырткан, соңрак Азәрбайҗанда совет чорындагы иң популяр балалар китапларының берсе булган «Куркыныч әкиятләр» җыентыгы авторы була. 1920 елдан соң язылган әсәрләрендә Ахундов деспотизм, патриархаль нигезләрне һәм артта калуны тәнкыйтьли. Бу вакытта «Фортуна тәгәрмәче» (1921) һәм «Лачын оясы» (1921) пьесалары, «Мәхәббәт һәм үч» (1922) драмасы язылган.

«Куркыныч әкиятләр» җыентыгына «Әхмәд һәм Мәләкә», «Аббас һәм Зәйнәб», «Нуретдин» һәм «Чернушка» әсәрләре керә.

Галерея үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Бакы урамнарының берсе Сөләйман Сани Ахундов исеме белән аталган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Сулейман Сани Ахундов // Энциклопедический словарь. — 1953.
  • Ахундов Сулейман Сани // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Ариф М. Литература азербайджанского народа. — Баку, 1958.
  • Велиев М. Сулейман Сани Ахундов. — Бакы, 1956.