Сәләм Галимов (тәхәллүсе Ғ. Сәләм, тулы исеме Сәләм Галим улы Галимов) – публицист, новатор шагыйрь. 1967 елда Башкортстанда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен Г. Сәләм исемендәге республика комсомол премиясе булдырылды.

Сәләм Галимов (Г.Сәләм)
Туган телдә исем Сәләм Галим улы Галимов
Туган 18 гыйнвар 1911(1911-01-18)
Тәгеш, Чиләбе өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 19 июнь 1939(1939-06-19) (28 яшь)
Ленинград
Яшәгән урын Белгечләр йорты[d], Уфа
Милләт башкорт
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, публицист

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1911 елның 5(18) гыйнварында Ырынбур губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Сосновка районы) Тәгеш (урысча Большое Таскино) авылында туган.1939 елның 19 июнендә вафат.

Иҗаты үзгәртү

Г. Сәләм шигърияткә яңа тема, яңа каһарманнар, яңа шигъри төрләр һәм алымнар алып керә. Г. Сәләмнең шигырьләре 1929 елда «Башкортостан», «Башкортстан яшьләре» гәҗитләрендә күренә башлый. Беренче китабы «Тревога» 1932 елда чыга. «Җыр, җыр кирәк!» шигырендә (1931) хезмәт темасын кыю күтәреп, бишьеллыкның алдынгы эшчеләрен данларга, шигырьнең формаларын төрләндерергә, оптимистчыл рухта язарга өнди.

«Шоңкар», «Бала», «Өч җыр», «Туачак еллар» (кереш) поэмаларын язды. Баллада һәм ода төрләрен дә куллана.

Башкорт теленә А.С. Пушкинның «Чегәннәр», М. Светловның «Гренада»сын тәрҗемә итте.

«Куныр буга» эпосы вариантын язып алган.

Китаплары үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Живые родники (История, литература и культура Башкортостана).Уфа: Китап, 2006 ел.232 бит. ISBN 5-295-03683-9
  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988 ел, 310 бит.
  • Большая Советская Энциклопедия.
  • Краткая энциклопедия Башкортостана.

Искәрмәләр үзгәртү