Сәлмән әл-Фәриси (гарәп.سلمان الفارسي) — Мөхәммәд пәйгамбәрнең билгеле сәхабәләренең берсе. Мөхәммәд пәйгамбәр аны бик хөрмәтләгән, хәтта аны үзенең гаиләсе (әһлүл-бәйт) әгъзасы итеп игълан иткән.

гарәп. سَلْمَان اَلْفَارِسِيّ‏
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Сасаниләр дәүләте
 Рәшидия хәлифәте[d]
Туу датасы 568
Туу урыны Казерун[d], Парс[d], Сасаниләр дәүләте
Үлем датасы 657[1]
Үлем урыны Тисфун[d], Әсуристан[d]
Җирләнгән урыны Мечеть Салмана аль-Фариси[d]
Туган тел урта фарсы теле
Һөнәр төре вәгыйз, гаскәрбашы, тәрҗемәче, язучы
Шәкертләр Әнәс ибне Мәлик
Сугыш Хәндәкъ сугышы[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Сәлмән әл-Фәриси Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Сәлмән Иранда Исфаханнан ерак түгел булган Җәйй авылында туа. Исламга хәтле исеме Бузахшан улы Мабах була. Аның әтисе зороастризм динендә була. Бервакыт Сәлмән христианнар белән очраша, һәм алар динен әйбәтрәк дип таба. Әтисенә сөйләгәч, әтисе аны богаулап куя, ләкин Сәлмән христианнар белән яшерен рәвештә элемтәдә тора. Сүриягә христианнар кәрваны барганын белгәч, алар белән качып китә. Анда берничә монахта хезмәт итә. Үләр алдыннан соңгы остазы аңа Гарәпстанда ахыргы пәйгамбәр киләчәген һәм аның кайбер билгеләрен әйтә.

Шуннан соң Сәлмән әл-Фәриси гарәпләр кәрванына ияреп, Хиҗазга таба юнәлә. Кәрванчылар Сәлмән терлеге хисабына аны Гарәпстанга алып барырга ризалашалар, ләкин алар, сүзләренә хыянәт итеп, аны Вәди әл-Куррадагы яһүдигә саталар. Аннары әлеге яһүди аны Мәдинәдәге бәну курайза яһүдиенә сата.

Һиҗрәттән соң, Сәлмән Мөхәммәднең христиан монахы сурәтләгән кешегә туры килүен күреп ислам кабул итә. Һ. 5 елга кадәр (акча түләп ирек алганчы) Сәлмән кол була, шуңа күрә Хандакка хәтле сугышларда катнаша алмый. Чокыр сугышында мөселманнарга 10 меңлек мөшрикләр гаскәренә каршы торырга туры килә. Мәдинәдә саклану позициясен алырга булалар, ләкин шәһәр ныгытылмаган булу сәбәпле, аны яклау бик авыр була. Әлеге хәлдән чыгу юлын Сәлмән күрсәтә: шәһәр тирәсен атлар чыга алмаслык чокыр белән әйләндереп алырга тәкъдим итә. Әлеге фикер Мөхәммәд пәйгамбәргә ошый. Чокыр казу нәтиҗәсендә мөшрикләр гаскәре һөҗүмен кире кайтаралар.

Сәлмән әл-Фәриси һәрвакыт Пәйгамбәр пәйгамбәр белән була, ә аның үлеменнән соң, Әбу Бәкер хәлифәлеге вакытында Мәдинәдә кала. Гомәр хәлиф булгач, Сәлмән Иранга каршы сугышларда катнаша. Ул Сәгъд ибн Әби Вәккас җитәкчелегендәге гаскәрләрдә була. Сәлмән үзенең милләттәшләре исламга күчсен өчен күп тырыша. Иран башкаласы Мәдәинны алган вакытта, ул шаһның сарай сакчыларын бирелергә күндерә. Сәгъд ибн Әби Вәккас әлеге шәһәрне мөселман гаскәрләренең штабы итәргә уйлый, ләкин Гомәр уңайлырак урын сайларга әмер бирә, һәм Сәлмән белән Хузәйфә Мәдәиннән көньяктарак Ефрат ярында Куфә шәһәренә нигез салалар (һ. 17/638). Гомәр Сәлмәнне Мәдәин шәһәре башлыгы итеп билгели. Ул шунда һ. 36 елда 80 яшендә вафат була (кайбер чыганакларда башка даталар күрсәтелә).

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү