Сәлигаскәрова Мәгәфүрә Галиулла кызы

Сәлигаскәрова Мәгәфүрә Галиулла кызы (баш. Сәлиғәскәрова Мәғәфүрә Ғәлиулла ҡыҙы)(20 ноябрь 1922 — 7 октябрь 2015) — башкорт опера җырчысы (меццо-сопрано). Башкорт АССР-ының (1949) һәм РСФСР-ның атказанган артисты (1955), Башкорт АССР-ының (1951) һәм РСФСР-ның халык артисты (1957).

Файл:СалигаскароваМ.jpg

Тормыш юлы үзгәртү

Мәгәфүрә Галиулла кызы Сәлигаскәрова Башкорт АССР-ы Бәләбәй кантоны Иске Ихсан авылында туган.

1938 елдан хор артисты була.

1938-1972 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли.

1941-1942 елларда Мәскәү консерваториясенең Башкорт опера студиясендә шөгыльләнә, анда укыган сагында театрда эшләвен дәвам итә. Уфа музыка училищесе укытучысы Римма Лазаревна Фирдан вокал дәресләре ала.

1947 елда Бөтенрусия театр яшләре смотрында катнаша һәм «Кармен» операсыннан Хабанера башкарган өчен беренче бүләк белән бүләкләнә. Соңыннан Прагада үткән бөтендөнья демократик яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты була.

1953 елдан КПСС әгъзасы. 3-нче чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты.