Сәйяр Айдаров (Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров) – сынчы-архитектор, реставратор. Фән докторы (1990), профессор (1992). РСФСР атказанган архитекторы (1980), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998), Татарстан ФА мәртәбәле әгъзасы. Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (1993).

Сәйяр Айдаров
Туган телдә исем Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров
Туган 25 июнь 1928(1928-06-25)
Казан
Үлгән 2 гыйнвар 2014(2014-01-02) (85 яшь)
Казан
Күмү урыны Арча зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Мәскәү мигъмарият институты[d]
Һөнәре архитектор-реставратор
Җефет Люция Хөсәен кызы, медицина институты мөгаллиме
Балалар уллары Ильяс (1956), Равил (1950)[1]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: архитектура докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1928 елның 25 июнендә Казанда туган. Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) (1954) тәмамлаган.

  • 1954-1961 Казан махсус фәнни-реставрация сәнәгый остаханәсе фәнни җитәкчесе һәм мигъмары.
  • 1961 елдан Казан инженер-төзелеш институтында: өлкән укытучы, доцент, архитектура теориясе һәм тарихы мөдире, 1990 милли архитектура проблемалары кафедрасы мөдире, профессор, 2000 КГАСА каршындагы архитектура һәм дизайн институты директоры урынбасары.
  • 19711987 ТАССР архитекторлар берлеге рәисе.

Иҗаты үзгәртү

 
Рамазан мәчете (Окольная урамы)
 
Олы Кайбыч музее

С.С. Айдаров – Татарстанда урта гасырлар архитектураы һәйкәлләре хәрабәләрен реставрацияләү фәнни мәктәбенә (Казан) нигез салучы. Татарстанның заманча архитектурасында милли – регион үзенчәлекләрен чагылдыру һәм җирле традицияләрне куллану концепиясен эшли һәм тормышка ашыра 150 фәнни мәкалә, 3 монография, 30 проект авторы. Болгарда, Биләрдә, Казан кирмәнендә архитектура ядегәрлекләренең график реконструкцияләрен ясый. Казан инженер-төзелеш институтында архитектура факультетын һәм архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасын оештыручы. ТР ФА һуманитар фәннәр бүлекчәсен җитәкли, шәрәфле әгъзасы булып тора. Соңгы вакыттагы хезмәтләре – Казан Кремлен реставрацияләү, Кол Шәриф мәчете комплексын аякка бастыру, яңа Рамазан мәчетен (Окольная урамы) проектлау. Хезмәтләрен күп санлы шәкертләре, ике улы дәвам итә.[2]

Гаиләсе үзгәртү

Ситдыйк Айдаров (1895-1938), артист.
Хатыны Люция Хөсәен кызы Казан медицина институтында 35 ел эшләгән галимә, уку-укыту бүлеге мөдире, 1989 чит ил студентларын укыту бүлеге җитәкчесе.
Улы Равил Айдаров – архитектор, Казан дәүләт инженер-төзелеш университетының сынлы сәнгать кафедрасы доценты, Россия архитектура академиясе хокукый әгъзасы.
Килене — фән докторы, профессор, архитектура тарихы кафедрасы мөдире.
Улы Ильяс Айдаров – рәссам, РФ атказанган, ТР халык рәссамы, халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе хокукый әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты.
Оныгы Руслан Равил улы (1973) — мигъмарчы.
Оныгы Алисә Ильяс кызы (1982) — рәссам, сынчы.
Оныгы Анжела Ильяс кызы (1991) — рәссам.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

  • Архитектурное наследие Казани. Казан, 1978;
  • Великие Булгары. Казан, 1983 (автордаш);
  • Теория и практика становления национально-региональной школы в архитектуре Татарстана. китапта: Вестник Волжского регионального отделения Рос. академии архитектуры и строит. наук. Түбән Новгород, 1998.
  • Поиск утраченного лица. китапта:Национально-региональное своеобразие в архитектуре Татарстана. Казан, 1999.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы (1993)
  • Россия архитектура мирасы академиясенең хокукый әгъзасы
  • РСФСР атказанган архитекторы (1980)
  • ТР атказанган фән эшлеклесе (1998)
  • ТР ФА мәртәбәле әгъзасы
  • Көнчыгыш илләре архитектурасы академиясенең хокукый әгъзасы
  • Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең хокукый әгъзасы
  • РФ югары һәнәри белем мәгарифе мактаулы хезмәткәре
  • ТАССР Югары Советы мактау кәгазе
  • «Казанның меңьеллыгы» медале

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Нашёл себя. «Казань», 1993, № 9.
  2. Соколов С. Академик архитектуры. «Республика Татарстан», 25.06.1998.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү