Сәйфелгабит Мәҗитов

Сәйфелгабит Мәҗитов, Сәйфелгабит Мәҗит улы Мәҗитов (Каракалпакстанда: каракалп. Seyfulǵábit Májitov, 1867 ел, РИ, Казан губернасы, Үртәм1938 ел, СССР, Үзбәкстан ССР, Каракалпакстан АССР, Нөкис) — шагыйрь, прозаик, драматург, совет-фирка хезмәткәре, журналист, каракалпак совет әдәбиятына нигез салучыларның, беренче каракалпак әлифбасын төзүчеләрнең, каракалпак мәктәбе өчен беренче дәреслекләр язучыларның берсе, беренче каракалпак совет драматургы. СССР язучылар берлеге әгъзасы (1934 елдан).

Сәйфелгабит Мәҗитов

С.М. Мәҗитов (1867―1938)
Тугач бирелгән исеме: Сәйфелгабит Мәҗит улы Мәҗитов
Туу датасы: 1867(1867)
Туу урыны: РИ, Казан губернасы, Үртәм
Үлем датасы: 1938(1938)
Үлем урыны: СССР, Үзбәкстан ССР, Каракалпакстан АССР, Нөкис
Милләт: татар
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Харәзм халык республикасы
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист
Иҗат итү еллары: 1907-1938
Юнәлеш: поэзия, драматургия, проза
Жанр: шигырь, драма
Иҗат итү теле: каракалпак теле
Дебют: 1907
Бүләкләр: Кызыл Байрак ордены (Харәзм халык республикасы)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1867 елда Казан губернасы (хәзерге Әтнә районы) Үртәм авылында туган. 1877 елдан гаиләсе белән Урта Азиядә: башта Актүбәдә, аннары Коңгырат шәһәрендә яши. Коңгыратта Мөхәммәт Шәриф Суфизадә мәдрәсәсен тәмамлаган[1] С. Мәҗитов волость башлыгы сәркатибе булып эшли башлый. Бердах белән таныша, шигъри әйтешләрдә катнаша. 1905 елдан соң күпләп чыга башлаган татарча газета-журналларны күпләп алдыра, үз шигырьләрен дә аларга җибәреп тора. Мәктәп-мәдрәсә ачарга хыяллана. Каракалпак фольклорын, шагыйрьләрнең әсәрләрен язып бара. 1928 елда аларны китап итеп бастыра.

Октябрь инкыйлабыннан соң шура-фирка органнарында эшли. «Беренче адым» (1924) газетасын һәм «Хезмәт әдәбияты» (1931) журналын нигезләүдә катнаша. «Иркен Каракалпак» ( ٴيركين قاراقالپاق ) (соңрак «Кызыл Каракалпакстан», «Совет Каракалпакстаны») газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли.
1924 елдан гарәп графикасындагы, 1929 елдан соң латин язулы каракалпак телендә дәреслекләр, уку-укыту программалары, методик ярдәмлекләр төзү эшендә катнаша.
1938 елда сәяси золым корбаны була: кыйналулардан соң, судка хәтле вафат була[2].

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләре 1907 елда дөнья күрә. И.А. Крылов мәсәлләрен, Тукай шигырьләрен тәрҗемә итә [3]. Күп санлы шигырьләр («Каракалпак», «Ирек таңы», «Кызларга», «Кит, кит», «Укудандыр», «Гамең бар» һ.б.), шулай ук «Ирназар батыр» (1926), «Сабак», «Егет булдык», «Соңгы киртә» (1928), «Багдагөл» (1934), «Кара йөрәкләр», «Гөләм-Тайман» драмаларының[4], «Сөен белән Сара», «Калморат», «Унтугыз», «Җомагол», «Байбәтчә» исемле күләмле проза әсәсрләре авторы. Сәхнә әсәрләре Шымбай, Коңгырат, Түрткүл театрларында кат-кат куела.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Арал дулкыннары. Каракалпакстан язучыларының әсәрләре (төзүче Лирон Хәмидуллин). Казан: ТКН, 1981.
  2. Алеуов У., Сейтмуратов К. Коракалпогистонда жадидчилик харакати ва Сейфулгабид Мажидов. Тошкент: Фан, 2010.
  3. Уразбаева Р.Дж. Развитие системы народного образования Каракалпакской автономной области в 1925-1930 гг.// Отечественная история. Алматы. 2011. №1.

Сылтамалар үзгәртү