Саддам Хөсәен Габдәл-Мәҗид әт-Тикри́ти (гарәп. صدام حسين عبد المجيد التكريتي‎; 28 апрель 1937(19370428)[1], Әл-Ауҗа, Сәләх Әд-Дин вилаяте — 30 декабрь 2006, Каҗимайн районы, Багдад) — Гыйрак дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе: 1979-2003 елларда Гыйрак президенты, 1979-1991 һәм 1994-2003 елларда Гыйрак премьер-министры, БААС фиркасенең Гыйрактагы бүлекчәсенең гомум сәркятибе, маршал (1979).

Сәддам Хөсәен
Гыйрак президенты
Гыйрак премьер-министры
Туган 28 апрель 1937(1937-04-28)
Аль-Ауджа[d], Салах-эд-Дин[d], Королевство Ирак[d]
Үлгән 30 декабрь 2006(2006-12-30) (69 яшь)
Кадимия[d], Багдад
Җефет Саджида Тульфах[d] һәм Samira Shahbandar[d]
Әти Хусейн Абд Аль-Маджид[d]
Белем Каһирә университеты[d] һәм Nolan Catholic High School[d]
Сугышлар/бәрелешләр Иран-Гыйрак сугышы[d], Вторжение в Кувейт[d], Фарсы култыгы сугышы[d], Гыйрак сугышы[d], Восстание в Ираке (1991)[d], Iraqi–Kurdish conflict[d], 1983–1986 Kurdish rebellions in Iraq[d] һәм Iraqi invasion of Iran[d]

1980 елда Иранга каршы, халыкара рәсми тарафларда “бөлгенлеккә төшерүче” дип бәяләнгән сугыш башланды, низаг 1988 елга кадәр дәвам итте. Сугыш барышында Саддам Хөсәен хөкүмәте көрдләргә каршы химик корал кулланган, дип фаразлана.

1990 елда Саддам Хөсәен нияте белән Күвәйткә каршы сугыш башлана, соңрак низаг Фарсы култыгындагы зур сугышка әверелде. Нәтиҗәдә Гыйрак җиңелде һәм зур икътисадый зыян күрде.

2003 елда АКШ, уйдырма “дәлилләр”не сәбәп итеп, Гыйракка каршы сугыш башлады һәм Саддам Хөсәен хакимиятен бәреп төшерде. АКШ Хөсәенне халыкара терроризмга һәм массакүләм үтерү коралын эшкәртүгә гаепләде, ләкин соңрак барлык гаепләүләрнең ялган булуы ачыкланды.

Саддам озак вакытка тәхеттә калу өчен дошманнарына каршы үзен хакыйкатьтән зуррак дип күрсәтергә тиеш булды, дип тә тәкрарлыйлар. Ләкин аның бу тырышлыгы, илдә күпләп үтерү кораллары бар, дигән шикне тудырды. Ахыр чиктә АКШ, бу шикне нигез итеп алып, 2003 елда илгә бәреп керде, һәм бу һөҗүм Саддам режимының җимерелүенә китерде.[2]

Күпләп үтерү коралларын җитештерү Иранга күчте дигән уйдырма таралган вакытта, 2006 елның 30 декабрендә Сәддам җәзалап үтерелде.[2]

Биредә рәсми кабул ителгән фаразлар гына бәян ителде, чөнки Гыйрактагы хәлләрнең чынбарлыкта ничек булганы әле хәзер дә киң җәмәгатьчелектән сер итеп саклана. Ләкин... шул ук “сценарий” соңрак Ливиядә дә кабатланды бит. Гыйрак һәм Ливия фаҗигаләрендә бер үк “халыкара” көчләр уйнады, бер үк провокацияләр һәм башка җимергеч алымнар кулланылды һәм бер үк җинаятьчел сәясәт үткәрелде, дигән фаразның да һич урынсыз булмавы ихтимал. Вакыт үтү белән барысы да ачыкланыр. Ачыкланмый калмас. “Төгәллек урнаштыру” әлегә мөмкин дә түгел. Бер генә нәрсә турында да, “нәкъ шулай булды”, дип әйтә алмыйбыз. Бу хәлләрне безнең илдә дә кабатларга тырышмаслар, дип тә ышанып булмый. Гәрчә вазгыять үзгә булса да.

Гыйбрәт булсын диптер инде, Саддам Хөсәен белән Мөгаммәр Каддафинең сәяси эшчәнлегенә һәм мирасына карата альтернатив фикерләрнең җыйнагы күрәзәлек сәләтенә ия булган бер шагыйрәнең иҗатында чагылыш тапты:

Милләттәше Саддам, Муаммарга

Кызганмады җәллад камчысын.

Гаярь ирләр Мәңгелеккә ашты,

Татып үлем, хыянәт ачысын.

Алар гомере, сагышлы җыр булып,

Үз урынын алган тормышта.

Ачы күз яшьләрен түгә ялгыз ана,

Чарасыздан рәнҗеп язмышка.

Гөлбакчасын мактап кош сайрамый,

Гөлбакчасы котсыз хәрабә...

Гасыр җиле, җиргә ятып, үксеп елый:

Күпме җан кыелды әрәмгә!

Нигез ташын сагынып аваз сала

Көнчыгышның гаярь ирләре,

Һәрберсенең сүзе бар халкына:

“Бәхетсез идегезме элгәре?!

Бәхетсез идегезме элгәре?! —

Бәхет эзләп читкә китмәдегез,

Каңгырып йөрмәдегез чит җирдә.

Башыгызда хәзер бары бер уй:

Кунарга урын табу чит илдә...

Итәк, чабуыгызга ябышып, бала елый,

Бер йотым су сорап, өзелеп.

Нарасыйлар хакына юл алыгыз —

Туган илгә, тәүбәгә килеп!”


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бу официаль туу датасы. Сәддам Хөсәеннең чын исеме билгесез.
  2. 2,0 2,1 Азатлык Радиосы. 13.01.2009. Сәддам Иранны куркыту өчен ялган сөйләгән.