Сәгатьтәүлек эчендәге вакытны үлчәү коралы.

Ком сәгате

Сәгать турында беренче мәртәбә б.э.к. 1100 елда искә алына. Вакытны санау өчен беренче җайланмалар кояш сәгатьләре булган. Аларны ясау гадәттән тыш гади: тигез мәйдан уртасына казык какканнар. Кояшлы көндә казыктан хәзерге сәгать циферблаты кебек сызыклар сызылган мәйданга күләгә төшкән. Күләгә көнозын хәрәкәт иткән, һәм аның торышына карап кешеләр вакытны билгеләгәннәр. Ләкин болытлы көннәрдә һәм төннәрен кояш сәгатьләре эшләми. Су сәгате уйлап табалар. Борынгы грекларда су сәгатьләре клепсидра дип аталган. Бер савыттан икенчесенә тамчылап кына су агып утыра. Уклы калкавыч я күтәрелә, я төшә. Бу сәгатьнең “йөрүе” ишетелеп торган, чөнки су тамганда тамчы үзенчәлекле аваз чыгара. Мондый сәгатьләр вакытны төнлә дә, көндез дә күрсәтәләр, тик су салып торырга гына онытма. Ә бер колбадан икенчесенә нечкә агынты булып коелып торган ком сәгатьләре безнең көннәрдә дә яшәп килә. Ләкин бу сәгатьләрнең берсе дә уңайлы булмыйлар.

Механик сәгатьләр турында беренче телгә алынган язмаларны галимнәр борынгы Византия кулъязмалары арасыннан табалар. Ул 578 елга туры килә. Беренче механик сәгатьләрдә бер ук — сәгатьне күрсәтә торган ук кына булган.

Европада беренче кесә сәгатен ясыйлар. Голландия галиме X. Гюйгенс 1657 елда сәгатькә тел (маятник) куя. Сәгать теле (авыр йөк асылган таякчык) тигез рәвештә як-якка тирбәлеп тора, һәр тирбәлешен ул бер үк вакытта башкара. Маятниксыз сәгатьләр көнгә 15 минутка артка кала яисә алга китә торган була. Хәзер төгәл йөри торган маятниклы сәгатьләрнең артка калу яисә алга китүе тәүлеккә бер секундтан артмый. Маятник сәгатьнең йөрешен көйли.

Барлык сәгатьләр өчен дә зарури булган тагын бер деталь: энергия чыганагы бар. Бу — я авыр гер, я пружина, я электр батареясы. Әле күптән түгел генә барлык сәгатьләрнең дә иң мөһим өлеше — сәгатьне, минутны, секундны күрсәтә торган уклар иде. Ә хәзер уклары һәм циферблаты булмаган сәгатьләр ешрак күренә башлады.

Сәгать пыяласы астындагы тәрәзәчектә, бер-берсен алыштырып, сәгать, минут, секундны күрсәтә торган цифрлар барлыкка килә. Ә кайбер сәгатьләр айны, числоны, атнаның нинди көне икәнлеген дә күрсәтәләр.

Хәзерге фән һәм техника сәгатьләрдән инде механик маятник кына тәэмин итә алмаган тагын да зуррак төгәллекне таләп итәләр, һәм менә кварцлы сәгатьләр уйлап табылды. Аларда маятник урынына электр тогы тәэсирендә тирбәлә торган кварц пластинка куелган. Кварц «маятниклы» сәгать 30 елга нибары бер секунд алга китә яки артка кала.

Тагын да төгәлрәк «маятниклар» эзләп, катлаулы тирбәлеш хәрәкәтләре ясый торган молекулалар һәм атомнарга игътибар итәләр. Атом һәм молекуляр сәгатьләр — хәзерге заманда вакытны иң төгәл күрсәтә торган сәгатьләр. Беренче атом сәгатьләре 1949 нчы елда ясала.

Беренче электрон сәгатьне 1961 нче елда АКШта уйлап табалар.

Сәгать — бик нечкә һәм төгәл механизм. Шуңа күрә, сәгатьләр ясыйм дип, кеше төрле-төрле төгәл кораллар, җайланмалар, механизмнар уйлап чыгарган.

Галерея үзгәртү

 
Раифа Православ монастырендәге кояш сәгате, Татарстанның Яшел Үзән районы
Раифа Православ монастырендәге кояш сәгате, Татарстанның Яшел Үзән районы  
 
Аналог сәгать видеосы
Аналог сәгать видеосы  
 
Христиан Гюйгенсның беренче телле сәгате
Христиан Гюйгенсның беренче телле сәгате  
 
Электрон атом сәгать
Электрон атом сәгать  

Чыганаклар үзгәртү

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; урысчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.


Шулай ук карагыз үзгәртү