Сэмюэл Кольт (ингл. Samuel Colt, 1814 елның 19 июле, АКШ, Коннектикут штаты, Хардфорд — 1862 елның 10 гыйнвары, шунда ук) — Америка уйлап табучысы, корал ясаучы, Colt's Patent Fire-Arms Manufacturing Company ширкәтенә (хәзерге Colt’s Manufacturing Company (en)) нигез салучы.

Сэмюэл Кольт
Туган телдә исем ингл. Samuel Colt
Туган 19 июль 1814(1814-07-19)
АКШ, Коннектикут, Хардфорд
Үлгән 10 гыйнвар 1862(1862-01-10) (47 яшь)
АКШ, Коннектикут, Хардфорд
Күмү урыны Cedar Hill Cemetery[d]
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Һөнәре корал ясаучы, сәнәгатькәр
Җефет Elizabeth Hart Jarvis (1826-1905)
Балалар улы Caldwell Hart Colt (1858-1894)
Ата-ана
Хәрби дәрәҗә полковник
Култамагасы

 Сэмюэл Кольт Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
С. Кольт. 1855
 
Кольт 1851 — хәрби-диңгез револьверы
 
Кольт Патерсон

1814 елның 19 июлендә АКШның Коннектикут шататындагы Хардфорд шәһәрчегендә туган. Әтисе текстиль фабрикасының хуҗасы булган. Сэм дүрт яшендә беренче мәртәбә пистолет ясарга уйлый: туган көненә бүләк ителгән уенчык пистолетны чын пистолетка өйләндермәкче була. Шартлау бөтен өйне пыр туздыра. Ундүрт яшендә текстиль фабрикасында беренче чын пистолетын ясый: коралның 4 көпшәсе була, һәм ул 4 зарядны берьюлы ата торган була. Куркынычы шунда: атканда барлыкка килгән артка этү көче мәргәннең кулын сындыра алган. Гальваник элементларны өйрәнгәч, туган шәһәренә Бәйсезлек Көненә (en) бүләк ясарга уйлый. 1829 елның 4 июлендә шәһәр күле уртасында дары төялгән сал урнаштыра, салдан ярга су астыннан электр шнуры суза. Килеп чыккан коточкыч шартлау аркасында сулыктагы барлык балыклар үлә, шәһәрдә паника башлана.

Унбиш яшендә әтисе Сэмны шәхси мәктәпкә бирә. Әмма ул мәктәптәге янгын сәбәпчесе була. Corvo бригына матрос булып яллана. Әйләнеп торган барабанны пистолетта куллану идеясе бригта вакытта штурвалның хәрәкәтен күзәткәндә килеп туган. Сэм үзе уйлап тапкан барабанлы пистолетка («revolving gun») патент алырга ашыга. 1835 елның 18 декабрендә Англиядә, 1836 елның 25 февралендә АКШта беренче барабанлы револьверына патент алуга ирешә. Әтисенең абыйсының финанс ярдәме белән, беренче «Patent Arms Manufacturing Co» компаниясен һәм Паттерсонда (Нью-Джерси штаты) корал ясау заводы ача. Беренче үрнәкне «Colt Paterson» дип атый. Patersonның эшләү принцибы Сэмюэль Кольт туганчы ук билгеле була. Яңалыгы — барабан. Patersonның алмаш барабаны да була, ә бу, үз чиратында, револьверны тиз генә яңадан корырга ярдәм итә.

С. Кольт коралны заводта җыюны юлга салган сәнәгатькәрләрнең беренчеләреннән була. Тауарына актив рәвештә реклама ясауны да җайга салуга карамастан, бер үк вакытта кергән заказлар 100 данәдән артмый. Армиядән заказлар бөтенләй керми. Америка армиясе башлыклары револьверны «кичәге көн коралы» дип саный. 1842 ел ахырында фирма бөлеп, банкротлыкка чыга, җиһазлары сатыла.

С. Кольт ил буенча таныштыру сәяхәте башлый. Анда Сэмюэл Морзе белән очраша. Алар бергәләп су асты телеграф кабеле уйлап таба. Соңрак электрик шартлаткычлы су асты миналары уйлап табу өчен АКШ хөкүмәтеннән 20 000 доллар алалар. Су асты минасының ясалу процессын матбугат күзәтеп баргач, С. Кольт җәмгыятьтә танылу ала.

1846 елда рейнджерлар капитаны Уолкер аңа күп итеп корал сорап мөрәҗәгать итә.

1847 елның башында АКШ армиясеннән 1 000 револьверга заказ ала. Үзенең заводы булмагач, Эли Уитней фабрикасында Армия моделе 1847 (Уолкер Пистол) чыгара башлый. Шул көннән заказларга кытлык булмый: заказлар АКШ армиясеннән дә, үз хезмәткәрләре өчен корал алучы фирмалардан да керә тора.

1848 елда «Colt’s Patent Fire Arms Manufacturing Company» фирмасына нигез сала, заводны туган шәһәре Хардфордта урнаштыра.

1850 елда штат губернаторы сайлауларда ярдәм итүе өчен С. Кольтка (армиядә хезмәт иткәне булмаса да) «полковник» дәрәҗәсе бирә.

АКШта ватандашлар сугышы (1861—1865) башлангач, ике якка да корал сатарга уйлый.

1862 елның 10 гыйнварында 47 яшендә (серле рәвештә) вафат була.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү