Сьерра-Леоне, рәсми рәвештә Сьерра-Леоне Республикасы, рәсми булмаган рәвештә Салоне ул Көнбатыш Африканың көньяк-көнбатыш ярында дәүләт. Ул көньяк-көнбатышта Либерия һәм төньяк-көнчыгышта Гвинея белән чиктәш. Сьерра-Леоне климаты саваннадан джунглига кадәр төрле әйләнә-тирә белән тропик климатка ия булып, мәйданы 71 740 км² һәм халык саны 2015 ел халык санын алу буенча 7 092 113 кеше. Башкаласы һәм иң зур шәһәре булып Фритаун тора. Ил биш административ регионга бүленгән, алар үз чиратында уналты районга бүленгән. Сьерра-Леоне берпулатлы парламент республикасы булып тора һәм аның президенты туры сайлауларда максимум ике мәртәбә булыр өчен биш еллык срокка сайлана. Хәзерге президент булып Джулиус Маада Био тора. Көнбатыш Африка дәүләтендә дини толерантлык бик югары һәм Сьерра-Леоненың мәдәни идентиклыгының өлеше булып норма булып таныла.
Гәрчә мең ел буена кеше яшәсә дә, Сьерра-Леоне һәм аның чикләре хәзерге заманда билгеле булганча Британия Таҗы тарафыннан ике фазада нигезләнгән булган: беренчесе 1808 елда Сьерра-Леоне Колониясе (африкалыларның коллыкны бетерүдән соң кайтуы өчен); икенчесе 1896 елда кыйтга протектораты (чөнки Таҗ 1884-1885 ел Берлин Конференциясеннән соң күбрәк кыйтга доминионнары нигезләргә мохтаҗ булган). Шулай итеп, ил рәсми рәвештә "Сьерра-Леоне колониясе һәм протектораты" яки гади итеп "Сьерра-Леоне" буларак мәгълүм була башлаган. Сьерра-Леоне 1961 елның 27 апрелендә Берләшкән Корольлектән бәйсезлеккә ия булган һәм шул ук көндә Милләтләр Дуслыгына керә башлаган; дәүләтнең исеме Сьерра-Леоне доминионы дип үзгәргән. Сэр Милтон Маргаи Сьерра-Леоненың беренче премьер-министры булган.
Бәйсезлектән соң берничә унъеллыкта Сьерра-Леоне сәяси эшчәнлектә активлашу, үзгәрешләр, фетнә һәм иҗтимагый-икътисади кризис кичергән. Дәүләттә бәйсезлеккә ирешкәннән соң беренче гомуми сайлаулар 1961 елның 27 маенда булган. Маргаиның Сьерра-Леоненың Халык Партиясе парламент урыннарының күпчелеген яулаган һәм ул премьер-министр булып янә сайланган булган. 1971 елда яңа конституция кабул ителгән булган, бу Сьерра-Леоненың республика булуына юл җәйгән һәм Бөтен Халык Конгрессы җитәкчесе Сиака Стивенс Сьерра-Леоненың беренче президенты булып киткән. Стивен бу вазыйфада 1978 ел хөкүмәт конституциясе тарафыннан куелган бер партияле система астында 14 ел (1985 елга кадәр) торган. Шулай да Стивенның табылган варисы Джозеф Сайду Момоһ илне күп партияле системага кире кайтарырга вәгъдә иткән; яңа конституция 1991 елда кабул ителгән булган, бу күп фиркале демократиягә юл ачкан.
Шул ук елны аяусыз гражданнар сугышы килеп чыккан, ул Сьерра-Леонены дәүләт буларак билгеләүче бөтен нәрсәне кагылып җимергеч эффектлар белән 11 ел дәвам иткән. Сугыш булганнан соң (1992 елда) президент Момоһ Сьерра-Леоне капитаны Валентин Страссер тарафыннан җитәкләнгән фетнә нәтиҗәсендә кысрыклап чыгарылган булган. Страссер соңрак армия коллегасы һәм урынбасары Джулиус Маада Био тарафыннан граждан хөкеменә тиз күчә алмаган өчен кысрыклап чыгарылган булган. Био шуннан соң 1996 елда демократик сайлау аша илне кире демократик республикага кайтара.
1996 ел башында гәрчә илдә рәхимсез гражданнар сугышы барса да, кире күп партияле демократиягә кайту перспективасы Сьерра-Леонелылар арасында яңа өметләр һәм көтүләр китергән, чөнки "сайлаулар алдында тынычлык vs тынычлык алдыннан сайлаулар" дәүләт бәхәсе кайнар тема була башлаган. Ахыр чиктә "тынычлык алдыннан сайлаулар" бәхәсне җиңгән. Әхмәд Теджан Каббаһ 1996 ел президент сайлавын откан һәм Сьерра- Леоненың беренче күп партияле демократик сайланган президенты булган. Шуннан соң сайлаулар аша президентлыкка шома күчеш булган. Шулай да 1997 елда Сьерра-Леоне армиясе майоры Джонни Паул Корома җитәкчелегендә кыска фетнә нәтиҗәсендә Каббаһ кысрыклап чыгарылган булган, ул Гвинеяга куылуга киткән. Ул ECOMOG хәрби үтеп керүеннән соң тугыз айдан соң кире вазыйфасына куелган булган. Каббаһның президентлыгы яңа Сьерра-Леоненың таңын билгеләгән, бу 2002 елда гражданнар сугышы ахырын керткән, бу игътибар үзәгендә дәүләт берлеге һәм тынычлыкны үстерү, хөкүмәткә ышану, тынычлык һәм тотрыклылык, күп илләр белән мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм Сьерра-Леоне Хәрби Көчләрен Берләшкән Корольлек махсус ярдәме һәм өйрәтүе белән янә торгызуны керткән.
Сьерра-Леоненда якынча 18 этник төркем яши; ике иң зур һәм иң йогынты ясаучылар булып Темне һәм Менде халыклары тора. Халыкның якынча 2%-ы креол кешеләре, алар азат ителгән Африка Америкалы һәм Вест-инд коллары токымнары. Инглиз теле мәктәпләрдә һәм дәүләт хөкүмәтендә кулланылган рәсми тел булып тора; шулай да Крио Сьерра-Леонеда иң күп сөйләшелә торган тел, анда ил халкының 97% -ы сөйләшә. Сьерра-Леоне бай табигый ресурсларга ия, бигрәк тә алмазларга, алтын һәм бокситларга. Дәүләт Берләкшән Милләтләр Оешмасы, Африка Берлеге, Көнбатыш Африка Дәүләтләре Икътисади Җәмгыяте, Мано Елгасы Берлеге, Дәүләтләр Дуслыгы, Дөнья Сәүдә Оешмасы, Африка Үсеше Банкы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъзасы булып тора. Сьерра-Леоне Суб-Саһараның беренче Көнбатыш стилендәге университетның: Фура Култыгы Колледжының (1827 елда нигезләнгән) өе булып тора.

Сьерра-Леоне
Байрак
Илтамга
Шигарь Unity, Freedom, Justice Edit this on Wikidata
Халык саны 7 557 212 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 19 апрель 1971 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC±00:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 71,740 км²
Координатлар 8.5°N 12.1°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 4249 миллион US$ (2021), 3970 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 4.626 (2014)[2]
КПҮИ 0.477 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 51.835 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 35.7 (2018)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +232
ISO 3166-1 коды SL
ХОК коды SLE
Интернет домены .sl

Этимология үзгәртү

Дәүләтнең исеме Фритаун янында Арслан Тауларыннан килеп чыккан. Башта 1462 елда Португалия сәяхәтчесе Педро де Синтра Serra Leoa (португал телендә "ана арслан таулары") дип аталып, хәзерге заман исеме Венеция сәяхәтчесе Алвизе Кадамосто тарафыннан кертелгән итальянча әйтелешеннән килеп чыккан, бу әйтелеш башка Европа харита ясаучылар тарафыннан күчереп кабатланган булган.

Дин үзгәртү

 
Сьерра-Леонеда чиркәү (уңда, артта) һәм мәчет (сулда)

Илнең Конституциясе дин тоту иреген күздә тота, һәм хөкүмәт бу хокукны тормышка ашыруда ярдәм итә. Ил халкының (8 млн кеше, 2015 елга) 60 [7] ― 71, 3 % ы [8]мөселманнар. Аларның зур күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, әхмәдия җәмгыяте вәкилләре ил халкының 9 % ын тәшкил итә, аз санда (мөселманнарның 5 % ы чамасында) шигыйлар бар.
Христианнар (күпчелек протестантлар, азчылык католиклар) ил халкының 20―21 % ын тәшкил итә [9].
Халыкның якынча 2 %-ы традицион Африка ышанулары тарафдарлары булып тора. Мәсәлән, Темне халкының традицион дине Куру Масаба исемле Иң Олы Җан һәм Барлыкка китерүчегә инануны кертә, аннан соң дәрәҗәсе буенча кимрәк Илаһлар бара. Менде халкы вәкилләре исә, киемнәренә чаңчыклар тага, аларның тавышы ике дөньяда да ишетелеп, рухлар да ишетерлек итеп эшләнә. 2015 елда илдә 3 500 Һинд дине тарафдары исәпләнгән. Сьерра-Леонеда Һинд дине тарафдарлары һөнәрләре буенча күбесенчә сәүдәгәрләр булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Présentation du pays par le ministère français des affaires étrangères
  8. Étude 2013 елның 25 июль көнендә архивланган. mondiale de la population musulmane par le Pew Forum, datant de 2008
  9. Thematic Report on Population Structure and Population Distribution. In: Sierra Leone 2015 Population and Housing Census, Statistics Sierra Leone, Oktober 2017, S. 27.