Сыртланова урамы (Казан)

Казаннның Идел буе райунында урнашкан урам

Сыртланова урамы, Мәгубә Сыртланова урамы (рус. улица Сыртлановой, улица Магубы Сыртлановой) – Казанның Идел буе районындагы (Горки-1 микрорайоны) урам. Җиңү проспекты белән киселештә башлана. Х. Мәүлүтов урамы белән киселештә тәмамлана. Гарифҗанов урамы белән кисешә. ССРБ Каһарманы хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) исемен йөртә.

Сыртланова урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Идел буе районы
Кисеп үтә
Җиңү проспекты

Тарих үзгәртү

1972 елның 30 маенда Казан хезмәт ияләре депутатларының шәһәр шурасы карары белән Казанның Идел буе районындагы урамга Советлар Берлеге Каһарманы (1946), хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) истәлегенә аның исеме бирелгән. М.Х. Сыртланова 1947-1971 елларда Казанда яшәгән, 1971 елның 1 октябрендә Казанның Татар зиратында җирләнгән.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • Балалар скверы[1]
  • 6нчы йорт – Гимнастика буенча федераль үзәк
  • 21нче йорт – 10нчы балалар поликлиникасы
  • 52 нче гимназия (Гарифҗанов урамы). М. Сыртланова музее эшли[2].

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү