Сыбызгы (музыка коралы)

Сыбызгытөрки халыкларның тынлы милли музыка коралы. Аеруча казакъ халкында киң таралган. Курайга охшаш ачык буй тынлы коралы. Озынлыгы 600-650 мм.

Сыбызгы

Сыбызгының авазлар рәте 4 тишеге белән: d1 — е1 — fis1 — g1 — а1; 6 тишеге белән: с1 — d1 — е1 — f1 — g 1 — а1 — h1.

Казакъстанда ике төр сыбызгы бар: көнчыгышында конуссыман, кыскарак, кече радиуслы сыбызгы, көнбатышында зуррак һәм озынрак сыбызгы таралган.

Тарихи чыганаклар буенча бу тынлы музыка коралы Төрки каһанлыгында барлыкка килгән, шуңа күрә төрле төрки халыкларда охшаш тынлы милли корал бар: мәсәлән татарларда, башкортларда - курай, алтайлыларда - шоор, кыргызларда - чоор, казакъларда - сыбызгы, төрекмәннәрдә - гаргы төйдек, маҗарларда, болгарларда - кавал һ.б.

Хәзерге вакытта сыбызгы барлык казакъ милли музыка коллективларында кулланыла.

Әдәбият үзгәртү

  • Музыкальная энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор. Под ред. Ю. В. Келдыша. 1973—1982.
  • «Қазақстан»: Ұлттық энцклопедия / Бас редактор Ә. Нысанбаев – Алматы «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 ISBN 5-89800-123-9, VIII том
  • Қазақ мәдениеті. Энциклопедиялық анықтамалық. Алматы: “Аруна Ltd.” ЖШС, 2005 ISBN 9965-26-095-8
  • Мәдениеттану негіздері: Окулық. - Алматы: Дәнекер, 2000. ISBN 9965-485-34-8