Су асты вулканы, субмарин вулкан (рус. подводный вулкан, ингл. submarine volcano) — вулканнарның океан төбендә урнашкан төре.

Су асты вулканы продукты – ястык лава
Океаник тау сыртлары (кызыл төстә) һәм су асты вулканнары (нокталар) картасы

Таралышы үзгәртү

Күпчелек исәпкә алынган вулканнар өч төп вулканик пояс — Тын океан, Һинд океаны, Атлантик океан поясларында урнашкан. Су асты вулканнары эшчәнлеге коры җир вулканнары эшчәнлегеннән күпкә җимергечрәк көчкә ия. Су асты вулканнарыннан бу (пар), газ һәм лаваның вак кисәкләре 12-15 мәртәбә күбрәк атылып чыга.

 
Су асты вулканы атылу схемасы.
1. Су пары болыты
2. Су
3. Катлам
4. Лава агымы
5. Магма каналы
6. Магма учагы
7. Таш дивар
8. Лава ястыгы

Су асты вулканизмы үзгәртү

Су асты вулканизмы — субмарин вулканизм, вулканның су астындагы эшчәнлеге. Су тирән булган урыннарда гидростатик басым аркасында вулкан атылу эшчәнлеге артык сизелерлек булмый. Сай урыннарда бу (пар), газ һәм лава калдыклары зур күләмдә атылып чыга.

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү