Суфиян Сафуановтатар галиме, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе

Суфиян Сафуанов
Туган телдә исем Суфиян Гаяз улы Сафуанов
Туган 2 октябрь 1931(1931-10-02)
Туймазы районы
Үлгән 30 ноябрь 2009(2009-11-30) (78 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Суфиян Гаяз улы Сафуанов Башкортстанның Туймазы районындагы Бикмәт авылында туып үсә, мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия училищесында укый. Аннары, 19501954 елларда, Казан дәүләт педагогия институтында, Хисам Камалов, Илдар Юзеев, Суфиян Поварисов, Ләбиб Айтуганов кебек билгеле шәхесләр белән бергә, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Шул елларда ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә.

Студент елларында ук фәнгә ныклы тартыла, институтта аспирантурада укырга кала. Ә 1957 елда Уфага кайтып, СССР Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып хезмәт юлын башлый. 1960 елда яшь галимнең «Али Карнай. Тормыш һәм иҗат юлы» исемле беренче монографиясе басылып чыга. 1962 елда Суфиян Сафуанов кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.

1952 елдан башлап галим әдәби тәнкыйть белән җитди шөгыльләнә башлый. Башкортстан һәм Татарстан матбугатында әдәбият тарихы, әдәби бәйләнешләр, заман прозасы хакында һәрдаим мәкаләләре басылып тора аның. 1966 елда Суфиян Сафуанов Башкортстан сүз осталарының Габдулла Тукайга багышланган әсәрләре, алардан өзекләр тупланган «Тукай Башкортстанда» дигән җыентык чыгара. Аннан соң да танылган галимнең дистәдән артык китабы, төрле монографияләре дөнья күрә.

1963 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, иҗади оешманың эшчәнлегендә дә актив катнашып килгән иде. БР Язучылар берлеге каршындагы татар язучылары берләшмәсе идарәсе әгъзасы да булды. Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар студентларына дәресләр биргән иде.

Ул, үзенең васыяте буенча, туган ягы Туймазы районының Бикмәт авылында җирләнгән.

Сылтамалар үзгәртү