Сумкалы гөмбәләр

Сумкалы гөмбәләр (аскомицетлар (Askomycetes)) - югары төзелешле гөмбәләр классы. 30 мең төрне үз эченә алган 2 меңгә якын ыругы билгеле. Аскомицетларның төп билгесе - җенси процесс нәтиҗәсендә асклар яисә сумкалар барлыкка килә. Сумкалар үрчү өлешләренең өстендә яисә эчендә үсә. Сумкалы споралар йөртү күренешеннән тыш, күп кенә аскомицетларда җенессез үрчү киң таралган. Конидиаль спора йөртүчеләр порошоксыман кунык (күгәрекләр), ак ончыл порошок (ончыл чык гөмбәләре), таплар һ.б. хәлендә булалар. Күпчелек аскомицетлар сапрофитлар буларак туфракта, үсемлек калдыкларында, төрле азык-төлектә (күгәрек), әчи торган сыеклыкларда (чүпрә) яшиләр. Кайбер аскомицетлар культуралы үсемлекләр авыруларын: ончыл чык, үсемлекләр рагы авыруын, кутыр, черү һ.б., пеницилл, аспергилл ыругындагы гөмбәләр - азык-төлек продуктларының, җиләк-җимешләрнең, терлек азыкларының һ.б. бозылуын китереп чыгаралар. Микробиология сәнәгатендә ферментларның, антибиотикларның һ.б.ның продуцентлары буларак һәм шулай ук сыр ясауда, ипи пешерүдә кулланылалар.

Аскомицетларга ашарга яраклы (җыерчалы гөмбәләр, җөйле гөмбәләр, томаланнар), һәм шулай ук лишайниклар составына караган барлык гөмбәләр керә.

Чыганаклар үзгәртү