Сте́вия (лат. Stévia) — үсемлек, күпъеллыкларның Астралыларларның ыругы. Үзәк һәм Көньяк Америкада үсеп утыручы 150 чамасы үлән һәм куаклык төре билгеле.

Стевия
Сурәт
Халыкара фәнни исем Stevia Cav.
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Eupatorieae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11580[3]
 Стевия Викиҗыентыкта
Стевия
Сурәт
Халыкара фәнни исем Stevia Cav.
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Eupatorieae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=11580[3]
 Стевия Викиҗыентыкта
Баллы үлән чәчкәләре

Стевия – күпьеллык үсемлек. Ул орлыктан, ботактан үрчи. Үсеп китү өчен оптималь температура – 22-28 градыс. Җәй азагында тулы үсешкә ирешә һәм тиз шиңә. Безнең шартларда аны, үсенте ясап, берьеллык рәвешендә үстерәләр (помидор кебек, мәсәлән). Стевия Көньяк Америкада, Япониядә, Кытайда, Бөекбританиядә актив игелә. Стевия белән сәүдәнең 40 проценты – японнар кулында. Алар аны азык-төлек продуктларының 50 процентына кушалар, чи килеш тә күп кулланалар.

Стевиянең яфрагы шикәрдән 300 мәртәбә баллырак.

Татлылыкның сере шунда – бу үсемлектә стевиозид бар. Ә стевиозид составында – глюкоза, сахароза, стевиол һ.б. кушылмалар. Стевиозид – иң татлы табигый продукт, аннан да баллырак нәрсә дөньяда юк. Шикәрдәге кебек зыянлы калорияләр һ.б. булмаганлыктан, стевиозид диабет, симезлек чирләрдән интегүчеләргә дә, сәламәт кешеләргә дә шикәрне алыштыру буларак хезмәт итә ала.

Стевия Русиягә 1934 елны тамыр җәя, ләкин таралып китә алмый. СССР таркалганнан соң гына Воронеждагы Шикәр һәм чөгендер фәнни-тикшеренү институтында «Рамонская сластена» сорты чыгарыла.

Урта полосада стевия үсенте ясап, берьеллык культура итеп үстерелә. Уңышны (яфрагын) куак чәчәк ата башлагач җыялар.

Стевия балалардагы диатез һәм аллергияләрне дәвалый. Ул гастрит, җәрәхәт (язва), атеросклероз, бавыр һәм бөер чирләре белән авыручыларга файдалы. «Баллы үлән» кариес һәм гөмбә инфекцияләрен бетерергә булыша, себорея, дерматит, бетчәгә каршы көрәшүче чара булып та хезмәт итә.

Тикшеренүләр үзгәртү

Гадәттә шикәрне алыштыргыч буларак синтетик шикәрне алыштыргычлар (иң таралган аспартам, сахарин, сукламат) һәм табигый шикәрне алыштыргычлар (фруктоза, ксилит, сорбит) кулланыла. Стевия үләне шикәрдән 10-15 тапкыр татлырак (стевия сыгынтысы 100-300 баллырак) була.

Стевиядән тыш барлык шикәрне алыштыргычлар сәләмәткә зыян китерә ала[4]. Киресенчә стевия иммунитет ныгыта, артериаль басымны нормага китерә, паразитларны бетерә.

Япониядә стевия шикәрне алыштыргыч буларак киң кулланыла, ләкин АКШта кайбер каршылыклы тәҗрибәләрдә стевия мутоген икәне күрсәтелгән.

2006 елда Бөтендөнья сәләмәтлек оешмасы стевиянең имин булуын белдерә («stevioside and rebaudioside A are not genotoxic in vitro or in vivo and that the genotoxicity of steviol and some of its oxidative derivatives in vitro is not expressed in vivo»).

Чыганак үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Вера Озерова Стевия. Медовая трава против диабета. — Весь, 2005. — 96 с. — (Кладовые природы). — 10 000 экз. — ISBN 5-9573-0484-0
  • Надежда Семёнова Стевия - растение XXI века. — Диля, 2010. — 160 с. — (Исцелит тебя Надежда!). — ISBN 5-8174-0404-4, 978-5-8174-0404-3
  1. 1,0 1,1 АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  2. 2,0 2,1 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  3. 3,0 3,1 GRIN үсемлекләр таксономиясе
  4. http://health4ever.org/pischevye-dobavki-e-shki/saharozameniteli#zabolevanija-vyzyvaemye-saharozameniteljami