Спорт төре - кагыйдәләре охшашлыгы, уртак федерациясе яки башка уртаклыгы белән берләшкән спорт ярышлары төркеме.

Спорт төре
Сурәт
 Спорт төре Викиҗыентыкта

Хәзерге вакытта 200 дән артык спорт төре билгеле.

Классификация үзгәртү

Л. П. Матвеев буенча спорт төрләре үзгәртү

1 нче төркемгә спортчыларның актив физик хәрәкәте хас булган спорт төрләре керә (җиңел атлетика, футбол, йөзү, көрәш һ.б.).

2 нче төркемгә ярышларда махсус техника (яхта, мотоцикл, автомобил һ.б.) белән идарә итү хас булган спорт төрләре керә. Ярышлар нәтиҗәләре спортчыларның идарә итү осталыгына һәм техника сыйфатына бәйле (мотоспорт һ.б.)

3 нче төркемгә махсус коралдан мишень булган төрле объектка коралдан ату яки ыргыту хас булган спорт төрләре керә (ату, дартс һ.б.)

4 нче төркемгә спортчылар эшчәнлеге нәтиҗәсе булган модель, конструктор хас булган спорт төрләре керә

5 нче төркемгә ярыш вакытында көндәшләрне абстракция һәм логика ярдәмендә җиңү хас булган спорт төрләре керә (шаһмат, шашка, го һ.б.).

6 нче төркемгә полиатлоннар, ягъни төрле спорт төрләре кушылмалары керә.