Софо́кл (Σοφοκλής, б.э.к.496/5-406) – Афиннар драматургы һәм трагикы.

Софокл
Туган телдә исем бор. грек. Σοφοκλῆς
Туган б.э.к. 495 ел
Колон
Үлгән б.э.к. 405 ел.
Афиннар
Милләт грек
Ватандашлыгы Афиннар
Һөнәре драматург, трагик
Балалар Иофон
Ата-ана
  • Софилл (әти)

 Софокл Викиҗыентыкта

Шагыйрьне сурәтләүче статуя, Софоклга кагылышлы булырга мөкин.

Б.э.к. 495 яки 496 елның февралендә, Афиннар яныдагы Колон дигән урында туган. Үзенең туган җирен ул «Колонда Эдип» дигән трагедиясендә мактый. Ул Софилл дигән кешенең бай гаиләсендә туып-үсә һәм яхшы белем ала.

Саламин сугышыннан соң (б.э.к. 480 ел) халык бәйрәмендә хор җитәкчесе буларак катнаша. Ике тапкыр хәрби җиткче вазифасына салана һәм бер тапкыр берләшмә казнасы белән идарә итүче коллегиясе әгъзасы вазифасын үти. Б.э.к. 480 елда, Самосс сугышы вакытында, афиналылар Софоклны хәрби җитәкче итеп сайлап куялар.

Софоклның төп эше театр өчен трагедияләр язу була. Ул б.э.к. 469 елда язып, куйган беренче тетралогия аңа Эсхил өстеннән җиңү бирә һәм башка трагикларны җиңәргә мөмкинлек ача.

Софокл башкалардан күңелле холкы белән аерылып торган. Ул Геродотның дусты була.

Ул б.э.к. 405 елда, Афиннар шәһәрендә, 90 яшендә вафат була.

Софоклның улы Иофон үзе трагикка әйләнә.

Сылтамалар үзгәртү