Соня Хени (норв. Sonja Henie; 8 апрель 1912 ел12 октябрь 1969 ел) — Норвегия фигуристы, ялгызлар разрядында һәм парлы шууда чыгыш ясый, Америка актеры.

норв. Sonja Henie
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Норвегия
 Америка Кушма Штатлары
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Норвегия
Туу датасы 8 апрель 1912(1912-04-08)[1][2][3][…]
Туу урыны Осло, Норвегия
Үлем датасы 12 октябрь 1969(1969-10-12)[1][2][3][…] (57 яшь)
Үлем урыны Осло, Норвегия
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе хроник лимфолейкоз[d]
Җирләнгән урыны Хёвикодден[d]
Ата Вильхельм Хени[d]
Ире яки хатыны Dan Topping[d][4] һәм Niels Onstad[d][4]
Никахтан тыш партнёр Жак Дан[d]
Һөнәр төре актёр, фигурист, киноактер, коллекционер искусства
Тренер Howard Nicholson[d]
Спорт такымы әгъзасы Oslo SK[d]
Сәламәтлек торышы ликуз
Спорт төре фигурное катание[d]
Спортивная дисциплина парное фигурное катание[d] һәм женское одиночное фигурное катание[d]
Партнёр в спорте или профессии Жак Дан[d] һәм Stewart Reburn[d]
Катнашучы figure skating at the 1928 Winter Olympics – ladies' singles[d], Фигурное катание на зимних Олимпийских играх 1932 — одиночное катание (женщины)[d], Фигурное катание на зимних Олимпийских играх 1936 — одиночное катание (женщины)[d] һәм figure skating at the 1924 Winter Olympics – ladies' singles[d]
Фильмография Sonja Henie filmography[d]
Бүләкләр
Биеклек / буй 165 сантиметр
Победа Фигурное катание на зимних Олимпийских играх 1932 — одиночное катание (женщины)[d], Фигурное катание на зимних Олимпийских играх 1936 — одиночное катание (женщины)[d] һәм figure skating at the 1928 Winter Olympics – ladies' singles[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Фигурное катание[d]
 Соня Хени Викиҗыентыкта

Хатын-кызлар арасында ялгыз йөрү буенча беренче һәм бердәнбер өч тапкыр Олимпия чемпионы (1928, 1932, 1936). Фигуралы шууда алтын олимпия бүләкләре саны буенча (3-әр) рекордны Гиллис Графстрем һәм Ирина Роднина белән бүлешә). Дөнья чемпионатының (1927-1936) ун тапкыр җиңүчесе һәм алты тапкыр Аурупа чемпионы (1931-1936).

1936 елда 24 яшендә һәвәскәр спортны калдырып, боздагы балетта голливуд йолдызына әйләнә. 1927-1958 елларда Голливудта 15 фильмда (иң билгелесе — «Кояшлы үзән серенадасы») төшә. 1941 елда Америка гражданлыгы кабул итә.

Биографиясе үзгәртү

Спорт карьерасы үзгәртү

 
Соня Хени 1930 елның мартында

Соня Хени Христианияда, хәзерге Ослода туган. Атасы, Вильхельм Хени (элекке уңышлы спортчы, велоспорт буенча дөнья чемпионы), уңышлы гына тире күрекче була, аның хатыны Сельма — хуҗабикә.

Бизнестан табыш алудан тыш, Соняның атасы да, әнисе дә бай варислардан санала. Ата-анасы балаларын кече чактан ук спортның төрле төрләренә мавыктыралар.

Соня Хени башта чаңгы спорты белән шөгыльләнә, биредә ул чагыштырмалы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, әммә аннары өлкән абыйсы Лейфка ияреп, фигуралы йөрү белән шөгыльләнә башлый.

Шулай ук, Хени теннис һәм йөзү белән дә шөгыльләнә. Соняның, фигуристка буларак, җитди сабак ала башлавы була, аның мәктәп формаль укуы шунда ук тәмамлана.

Атасы кызы өчен дөньяда иң яхшы педагогларны, шул исәптән, билгеле Русия балеринасы Тамара Карсавинаны эшкә яллый.

Вильхельмның максаты кызын билгеле спортчы итү була.

Хени 9 яшьлек чагында беренче тапкыр Норвегиядә үткән өлкәннәр чемпионатында катнаша, ә унбер яшьлек чагында Шамонида Кышкы олимпия уеннарында (1924) сигезенче урын алуга ирешә.

Киләсе 1924-1926 елгы мизгелендә һәрберсеннән иң якшысын алу өчен, Хени берничә бозлык һәм тренерын алмаштыра.

1927 елда Соня Хени фигуралы йөрү буенча Дөнья чемпионатында ун тапкыр бер-бер артлы җиңү яулый (тарихта булмаган хәл).

Бер елдан соң ул беренче Олимпия алтын медален алуга ирешә. Соня Хени 15 яшь тә 316 көн булганында ук спорт дөньясында, ялгызлар ярышында җиңеп, зур сенсация тудыра.

7 судьяның 6-сы ул күрсәткән «Үлеп баручы аккош» композициясе өчен тавыш бирә. Ул шулай ук Аурупа чемпионатында бер-бер артлы алты тапкыр җиңеп чыга.

Үзенең спорт карьерасы чорында Хени бик күп сәяхәт итә һәм төрле чит ил тренерлары белән эшли. Туган җирендә, Ослода, ул «Frogner» стадионында күнекмәләр үтә, әммә һәвәскәр карьерасының азагында Лондонда американлы Говард Николсоннан спорт сабаклары ала.

Аны еш кына шулай ук төрле боз шоуларында катнашырга Европага да, Төньяк Америкага да чакыралар. Сониның атасы да, анасы дә үзләренең бизнесын, кызларын менеджер сыйфатында озатып йөрү өчен, уллары Лейфка тапшыралар.

Соня Хени беренче булып фигуралы йөрү костюмында кыска итәк куллана, шулай ук ул беренче булып биюгә хореография кертә.

Голливудтагы карьерасы үзгәртү

 
Соня Хени «Time» атналык тышлыгында (1939)

1936 елдагы Дөнья чемпионатыннан соң, Соня Хени боз шууның һәвәскәрләр статусы белән хушлашып, профессиональ башкаручылар карьерасын башлый.

Кече чагыннан ук Хени Голливудта карьера ясарга һәм кино йолдызы булырга хыяллана, һәм аңа бу хыялын ашыру өчен мөмкинлеккә юл ачыла.

1936 елда, атасы оештырган боздагы балетта уңышлы чыгыш ясаганнан соң, аны Fox Studiosта эшләүче Дэррил Занук контракт төзү юлы белән эшкә яллый, һәм Хени шул замандагы иң югары эш хакы алып эшләүче актрисаларның берсенә әйләнә.

Соняга беренче уңышлар «Миллионга бер» фильмыннан соң килә. Кино йолдызы карьерасына өстәп, Соня Хени «Бозда Голливуд ревюсы» дип аталган һәм бары аның өчен генә бозда балет туры оештырган Артур Вирц белән контракт төзи.

Вирц шулай ук Хениның финанс киңәшчесе буларак та эш итә. Хениның зур танылу яулаган мәлләрендә, мондый турлар аңа ел саен ике миллион доллар керем бирә.

Шулай ук ул конькилар, спорт киемнәрен, к һәм башка товарларны рекламалау буенча файдалы контрактлар төзи. Бу юнәлештәге эшмәкәрлектән алган табышлары үз заманында аны дөньядагы иң бай хатын-кызларның берсе итә.

1950 елда Хени Вирц белән төзегән контрактын гамәлдән чыгара һәм киләсе өч елда «Сони Хениның боз ревюсы» дип аталган үз турларын үткәрә. Бу хата карар була. Вирц тамашачыларны яңа олимпия чемпионы — Барбара Энн Скотт белән таныштыра. Вирц иң яхшы ареналар һәм даталар белән идарә иткәнлектән, Хенига аннан артып калган начарлары гына эләгә. Бөтен бу эш финанс бөлгенлеге белән тәмамлана. Нәкъ шул чакта Соня Хени хәмер эчемлекләр куллана башлый.





Шәхси тормышы үзгәртү

Хени өч тапкыр кияүдә була: Дэн Топпингта (бейсбол), Уинтроп Гардинерда һәм Норвегиянең бай гына корабльләр хужасы, меценат Нильс Унстадта.

1956 елда, төп эшләреннән читләшкәннән соң, ул Унстадка кияүгә чыга. Хени белән Унстад Осло шәһәрендә яши башлыйлар һәм икәүләп хәзерге сәнгать буенча байтак тупланма җыюга ирешщлщр.


1960 еллар уртасында Соня Хенида лейкемия авыруы табалар. Ул 1969 елда, 57 яшендә, Париждан Ослога очыш вакытында вафат була. Соня Хени һәм аның ире Нильс Унстад Ослода Хени- Унстад сәнгать үзәге каршында җирләнгән.

Спорт казанышлары үзгәртү

 
Соня Хени фигуралы йөрү буенча Дөнья чемпионатында. Берлин 1931 ел.

Хатын-кыз үзгәртү

Ярышлар/Еллар 1924 1925 1926 1927 1928 1929 1930 1931 1932 1933 1934 1935 1936
Кышкы олимпиадалар Сигез Бер Бер Бер
Дөнья чемпионаты Биш Ике Бер Бер Бер Бер Бер Бер Бер Бер Бер Бер
Аурупа чемпионаты Бер Бер Бер Бер Бер Бер
Норвегия чемпионаты Бер Бер Бер Бер Бер

Парлап шуу үзгәртү

Ярышлар/Еллар 1926 1927 1928
Дөнья чемпионаты Биш
Норвегия чемпионаты Бер Бер Бер

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 Encyclopædia Britannica
  3. 3,0 3,1 RKDartists
  4. 4,0 4,1 Norsk biografisk leksikonKunnskapsforlaget. — ISSN 2464-1502

Сылтамалар үзгәртү