Созвездие-Йолдызлык (фестиваль)

Казандагы Созвездие-Йолдызлык театры белән бутамаска.

Созвездие-Йолдызлык
Жанрлар

эстрада, фольклор

Үткәрү еллары

1992 — х.в.

Ил

Русия Русия

Шәһәр

Казан (Татарстан Татарстан)

Тел

татар, рус

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале — ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проекты, дәүләт оешмасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2007). РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2010). 2002 елдан Татарстан президенты химаячелегендә (патронажлыгында) уза. Һәр елны сәләтле 5-21 яшьлек 80 000 яшь кеше катнаша. ТНВ каналында тапшырылган гала-концертны 29 млн тамашачы карый[1].
Генераль продюсеры – Дмитрий Туманов.

Проектның максаты үзгәртү

 
«Йолдызлык» фестивалендә «Мизгел» ансамбле (Актаныш). 2009
 
«Йолдызлык» фестивалендә «Мирас» ансамбле (Зәй) 2009
 
«Йолдызлык» фестивален РФ һәм ТР мәдәният министрлары тәбрикли. 2009
 
«Йолдызлык» фестивален Р. Миңнеханов тамаша итә. 2015
  • Талантлы балаларны һәм үсмерләрне үстерүгә дәүләт органнарын, җәмәгать оешмаларын тарту, төбәкләр арасындагы конфессияара һәм этник мөнәсәбәтләрне ныгыту.
  • Проект иҗатка сәләтле балаларны, үсмерләрне, яшьләрне эзләп табу һәм аларның иҗади үсешендә ярдәм итү, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге белгечләрне читкә җибәрмәү, мөгаллимнәр һәм белгечләр корпусын булдыру максатында ел әйләнәсе чаралар үткәрүне күздә тота.

Фестиваль йолдызлары үзгәртү

Тарих үзгәртү

Гран-при ияләре үзгәртү

  • «Калейдоскоп» хореография ансамбле (2015)
  • Роман Широких (2015)
  • «Татарстан» бию ансамбле (2014)
  • Сәйдә Мөхәммәтҗанова (2014)
  • «Бәхет» вокаль ансамбле (2013)
  • «Ал чәчәк» хореография төркеме (2013)
  • Рамилә Зиннәтуллина (2012)
  • «Камские зори» ансамбле (Алабуга мәдәният училищесы) (2012)
  • «U-13» бию төркеме (2011)
  • «Дорога из города» бию театры (2011)
  • Дуэт (Олеся Полищук һәм Лев Матвеев) (2010)
  • «Кристалл» эстрада биюләре төркеме (2010)
  • «Орфей» хореография студиясе (2009)
  • Айдар Сөләйманов (2009)
  • Матвей Козин (2008)
  • «Фантазия» бию төркеме (2008)
  • «Пестрая компания» вокаль-хореография үзәге (2007)
  • «Мирас» вокаль ансамбле (2007)
  • «Экситон» бию ансамбле (2006)
  • Татьяна Балобанова (2006)
  • «Шарм» балалар шоу-театры (2005)
  • Алия Һадиева (2005)
  • Лилия Мөхәммәтова (2004)
  • Ирина Исаенко иҗат остаханәсе (2004)
  • Рүзил Гатин (2003)
  • Айрат Хәкимуллин (2002)
  • «Авеню» квартеты (2001)


 
Динә Гарипова, I премия (2001)
 
Рүзил Гатин, Гран-при (2003)
 
Артур Исламов, I премия (2005)

Владимир Путин:

  X Республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләрен — гала-концертта катнашучыларны тәбрикләвемә шатмын.

Әлеге бәйге барлык Татарстан Республикасыннан сәләтле яшьләрне җыйды, күп кенә яшь кешеләргә эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үзләренең көчләрен сынап карарга мөмкинлек ачты, үзләренә лаеклы остазлар, дуслар, фикердәшләр табарга булышты. Бүген инде фестиваль үзенең горизонтларын киңәйтә. Аның җиңүчеләре Мәскәү тамашачысы алдында чыгыш ясый. Мондый ачык бәйрәмнең анда катнашучыларда һәм бәйрәм кунакларында иң яхшы тәэсирләр калдырачагына, республикада һәм бөтен Россиядә балалар һәм яшьләр иҗаты үсешенә хезмәт итәчәгенә чын күңелемнән ышанам. Һәм иң мөһиме – төбәкләр арасындагы элемтәләрнең ныгуына, безнең ил халыкларының үзенчәлекле мәдәниятен саклауга һәм баетуга хезмәт итәчәк. Уңышлар, кәеф күтәренкелеге һәм яңа иҗади үрләр яулавыгызны телим[7].

 

Минтимер Шәймиев:

  «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестивалендә без Татарстанның бүгенге, төгәлрәге иртәгәге йөзен күрәбез. Безнең җөмһүрият матур, сәләтле, үз көченә ышанучан. Мондый балалар булганда, Татарстанның киләчәге ышанычлы кулларда[7].  

Бәйге турлары үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Ч. Гәрәева. Йолдызлар галәме. Идел, 2015 ел, июнь саны.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү