Словеннар (ильмен словеннары) — Ильмень күле бассейнында һәм Молога елгасының югары агымында безнең эраның беренче меңъеллыгының икенче яртысында яшәгән көнчыгыш славян кабиләсе.

Словеннар
 Словеннар Викиҗыентыкта
III—IV гасырларда славян һәм балт археологик мәдәниятлары

Чыгышы үзгәртү

VIII-X гасырларда яшәгән словеннарның яшәү территориясендә урнашкан җирләү ядкярләреннән алынган Новгород словеннары баш сөякләре краниологик характеристикасын үткәрү нәтиҗәсендә алар белән Балтыйк славяннары арасында генетик элемтәләр һәм көнчыгыш славян кабиләләренең башка кавемнәреннән чагыштырмача аермалыклар булуы ачыкланган. Моннан тыш, танылган антрополог Т.И. Алексеева фикеренчә, бу бик мөһим күрсәткеч исә төньяк-көнбатыш славяннары белән варяглар кушылмасының булмавын күрсәтә һәм дәлилли.

Дин ышанулары, риваятьләр, кайбер гореф-гадәтләр һәм словеннарның географик номенклатурасы Помераниядә яшәгән славян кабиләләренә шактый якын булган. Соңрак бу мәгълүматлар Словениянең Түбән Висла төбәгеннән килгән миграциясе фаразына нигез итеп алынган. Шулай ук, торак төзелеше һәм саклау корылмалары төзелеше буенча охшашлык күзәтелә. Шул исәптән баш сөякләре конфигурациясе дә охшаш.

Күпчелек галимнәр словеннарның Илмен буена Днепр буеннан күченгән дигән фикердә. Шулай итеп, П. Третьяков курганнар корылмасында охшашлык булуын күрсәтә, әмма словеннарның Балтыйк славяннары белән элемтә мөмкинлеген кире какмый.

Археологик яктан словенлар Ильмень һәм Югары Идел буенда таралган сопок мәдәнияте белән тәңгәлләштереләләр. Ильмен словеннарының славяннар өчен хас булган таш мичле җир өсте бура йортлары таралган була.

IX гасырның беренче яртысында словеннар җирендә урта гасыр Русьнең эре сәяси, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәгенә әверелгән Бөек Новгород барлыкка килә.

Тарих үзгәртү

В.В. Седов фикеренчә, Илмен күле буйларында словен кабиләләре безнең эраның VI—VII гасырларда тарала башлаган.

Хәзерге вакытта словеннарның иң борынгы җирлеге булып Түбән Волхов буенда Иске Ладогада безнең эраның VIII—IX гасырларда төзелгән шәһәр санала. IX-X гасырларда Югары Волхов буенда Рюрик шәһәре барлыкка килә, ул словеннарның сәүдә-һөнәрчелек һәм хәрби-административ үзәгенә әверелә. Рюрик шәһәрчегеннән 2 км ераклыкта башта словеннар яшәгән Новгородка нигез салына.

Язма чыганакларда кабиләнең соңгы тапкыр искә алынуы 1036 елга карый.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кривичи и словене. — Самара: Самарский государственный педагогический университет, 2007. — С. 13.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гончарова Н. Н. Антропология словен новгородских и их генетические связи (автореферат диссертации на соискание учёной степени кандидата биологических наук). — М., 1995. — С. 4, 22 — 22 с.
  • Носов Е. Н., Плохов А. В., Хвощинская Н. В. Рюриково городище. Новые этапы исследований. СПб.: Дмитрий Буланин, 2017. (Труды ИИМК РАН. Т. XLIX)
  • Носов Е. Н., Горюнова В. М., Плохов А. В. Городище под Новгородом и поселения Северного Приильменья (Новые материалы и исследования). СПб., 2005, С. 122—154 (Тр. ИИМК РАН; Т. XVIII)
  • Лебедев Г. С. Ильменское Поозерье // Эпоха викингов в Северной Европе и на Руси. СПб., 2005, С. 515.