Сит бәрелеше яки Сить елгасында бәрелеш1238 елның 4 мартында бер яктан Бурандай җитәкләгән татар-монгол[1] гаскәре һәм икенче яктан Владимир кенәзе Юрий Всеволод улы җитәкчелегендәге рус гаскәре арасында хәлиткеч бәрелеш. Татар-монголларның көнбатыш яки кыпчак явының (12361242) төп вакыйгаларының берсе.

Сит бәрелеше
Төп низаг: Татар-монголларның көнбатыш явы

Харита, 1220-1240
Дата

1238 елның 4 марты

Урын

Сит (елга)

Нәтиҗә

Татар-монгол гаскәре рус гаскәрен тулысынча тар-мар итә, көнчыгыш Россия Татар-монгол империясенә кушыла

Көндәшләр
Татар-монгол империясе Владимир-Сүздәл кенәзлеге
Сәргаскәрләр
Бурандай Юрий Всеволод улы
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
шактый тулысынча диярлек

Сит бәрелеше нәтиҗәсендә татар-монгол гаскәре рус гаскәрен тулысынча тар-мар итә, Владимир кенәзе һәлак була, Көньяк-Көнчыгыш Россия[2] Татар-монгол империясенә кушыла.

Тарих үзгәртү

 
Чыңгызхан идарә иткән чорда татар-монголларның беренче явы

1237 елның 16-21 декабрендә татар-монгол гаскәре Рязань шәһәрен яулап ала, 1238 елның 1 гыйнварында рус гаскәрен Коломна янында тар-мар итә.

Җиңгәннән соң татар-монгол гаскәре Владимир-Сүздәл кенәзлегенә керә, Владимир кенәзе Юрий башкалада гаиләсен калдырып, Сит янындагы урманга качып китә, һәм анда рус гаскәрләрен җыя башлый.

Татар-монгол төп көчләре Тверь, Торжок янына юнәлә, ә калган урта кул көчләрен Бурандай Идел буе рус шәһәрләренә таба алып китә.

Җыелган рус гаскәрләре тиз татар һөҗүмен көтмичә ял итә, аракы эчкәли башлый. Бурандай җитәкчелегендәге татар-монгол корпусы Владимир шәһәрен алганнан соң, 3 атна дәвамында бик тиз Сит елгасына барып җитә. Хәлиткеч, көтелмәгән татар һөҗүме нәтиҗәсендә бөтен рус гаскәре камалышка эләгә һәм тулысынча һәлак була диярлек, шул исәптән Владимир кенәзе, Ярославль кенәзе үтерелә, соңрак Ростов кенәзе дә һәлак була.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Бурандайның хәлиткеч һөҗүме һәм җиңүе фактик рәвештә Россияне гаскәрсез калдыра диярлек. Бөтен көнчыгыш Россия Татар-монгол империясенә керә. Татар-монгол гаскәре ул заманда Россиянең төп шәһәре - Киевка һөҗүмгә әзерләнә башлый.

Сылтамалар үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Сахаров Н.А. Битва на Сити в летописях, преданиях, литературе. Заметки на полях. — Издатель Александр Рутман, 2008.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.
  1. төрки телле халык гаскәрдә күпчелек тәшкил итә, ул заманда көнчыгыштагы төрки халык татарлар дип атала, шуңа күрә татар-монгол термины кулланыла
  2. Россия - рус халкының тарихи җире, бүгенге Россиянең көнбатыш өлкәләре