Синтез (ватерполо клубы)


«Синтез»Казан шәһәреннән ир-атлар су тубы клубы.

Синтез
Синтез логотибы
Нигезләнгән 1974
Стадион «Оргсинтез» бассейны
Урыннар саны 500
Президент Ирек Зиннуров
Тренер Андрей Белофастов
Урын Казан шәһәре байрагы Казан, Хөсәен Ямашев проспекты, 7
Сайт http://sintez-kazan.ru/

Тарих үзгәртү

«Синтез» су тубы клубы 1974 елның ноябрендә нигезләнә.

1975 елда «Синтез» РСФСР чемпионатынның беренче лигадасында катнаша башлый. 1977 елда команда РСФСР чемпионатының көмеш медальләрен яулый. Команданың биш уенчысы РСФСР җыелма командасы составына кертелә. Шул ук елда Казан су полочылары Бөтенроссия яшьләр уеннарында җиңү яулый.

1980 елда «Синтез» РСФСР чемпионатының алтын медальләрен яулый. 1985 һәм 1989 елларда су тубы клубы янәдән РСФСР чемпионатының чемпионы булалар.Су тубы буенча Россия чемпионатының югары лигасында «Синтез» командасы 1993 елдан бирле чыгыш ясый башлый. 1995 елда Казан су полочылары Европа Кубокларында катнашу хокукына ирешә.

2004 елның июнендә команданың баш тренеры итеп Захаров Владимир Николаевич билгеләнә. 2006—2007 еллар сезонында «Синтез» су тубы клубы үз тарихында беренче тапкыр су тубы буенча Россия чемпионы була, шулай ук «Len Trophy» Кубогын яулый.[1].

2010-2011 еллар сезонында команда икенче тапкыр су тубы буенча Россия Кубогына ия була. 2017 елда Андрей Белофастов клубның баш тренер итеп билгеләнә[2]. 2018 елның 2 маенда «Синтез» су тубы клубы тарихта беренче тапкыр су тубы буенча Россия Суперкубогына — «Адмирал Феодор Ушаковов Кубогы»на ия була[3].

Казанышлар үзгәртү

 
«Синтез» — «Штурм-2002» матчы

Милли үзгәртү

  • Россия чемпионы (2007, 2020);
  • Россия чемпионатының көмеш призеры (2006, 2008; 2010; 2012; 2013; 2014; 2016; 2017);
  • Россия чемпионатының бакыр призеры (2005, 2009, 2011[4], 2018);
  • 2005 һәм 2010 елгы Россия Кубогы иясе
  • РСФСР чемпионы (1980, 1985, 1989);
  • РСФСРның көмеш призеры (1977);
  • Бөтенроссия яшьләр Уеннары җиңүчесе (1977, 1980);

Халыкара үзгәртү

  • ЛЕН-трофи иясе (2007)
  • ЛЕН-трофи финалисты (2006, 2016).

Состав үзгәртү

 
«Синтез» спорт клубы әгъзалары

2018—2019 еллар сезонында «Синтез» су тубы командасы түбәндәге составта тәкъдим ителә:

ФИО (тулысынча) Туган көне Спорт исеме
1.       Бугайчук Алексей Юрьевич 30.03.1989 спорт мастеры
2.       Рыжов-Аленичев Алексей Сергеевич 20.02.1989 спорт мастеры
3.       Антонов Антон Олегович 01.06.1983 спорт мастеры
4.       Магомаев Лев Русланович 01.02.1989 спорт мастеры
5.       Одинцов Артем Александрович 16.01.1988 спорт мастеры
6.       Гиниятов Адель Ильдарович 22.01.1996 спорт мастерлыгына кандидат
7.       Фатахутдинов Артур Альбертович 28.02.1984 Халыкара класслы спорт мастеры
8.       Закиров Арслан Рустемович 22.03.1997 спорт мастерлыгына кандидат
9.       Манафов Равиль Амирович 22.06.1985 Халыкара класслы спорт мастеры
10.    Нежинский Владимир Владимирович 16.11.1995 спорт мастеры
11.    Макас Артем Петрович 31.08.1993 спорт мастеры
12.    Васильев Егор Андреевич 30.04.1996 спорт мастеры
13.    Зиннуров Эмиль Ирекович 26.03.1999 спорт мастеры
14.    Зинатуллин Альберт Разимович 27.04.1990 спорт мастеры
15. Васильев Егор Денисович 23.07.2001 спорт мастерлыгына кандидат
16.    Хазиахметов Искандер Рустемович 03.07.1997 спорт мастерлыгына кандидат
17.    Чирков Игорь Сергеевич 08.10.1999 спорт мастерлыгына кандидат
18.    Серебренников Никита Ярославович 21.09.2001 спорт мастерлыгына кандидат
19.    Махиянов Аскар Ильмирович 30.04.2001 спорт мастерлыгына кандидат
20.    Андриянов Артем Андреевич 05.04.2001 спорт мастерлыгына кандидат
 
«Оргсинтез»(үле сылтама) бассейны

Бассейн үзгәртү

«Синтез» ватерполо командасының базасы — «Оргсинтез» бассейны. Ул 1973 елда Казан Органик синтез заводы акчасына төзелә[5]. Нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәр (2021 ел) Казаноргсинтез тарафыннан финанслана. Бассейн бинасын реконструкцияләү һәм коммуникацион системаларны һәм җиһазларны модернизацияләү 2018 елда үткәрелә.

Бассейнда өч ванны урнашкан, шуларның берсе — 50 метрлы, 8 юл һәм 550 урынлык трибуналар бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Синтез» завоевал Кубок ЛЕН-трофи
  2. БЕЛОФАСТОВ Андрей Владимирович
  3. "Синтез" стал обладателем Суперкубка России по водному поло
  4. «Синтез» завоевал «бронзу» ЧР
  5. ОБЪЕКТЫ СОЦИАЛЬНОЙ СФЕРЫ

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү