Симон Николаевич Джанашиа (шулай ук Джанашия; гөрҗ. სიმონ ნიკოლოზის ძე ჯანაშია) (26 июль 1900 ел[1], Кутаиси губернасының Озургет өязе Макванети авылы — 15 ноябрь 1947 ел, Тбилиси) — грузин тарихчысы һәм җәмәгать эшмәкәре, Грузин ССРы Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе һәм аның академигы, тарих фәннәре докторы, профессор.

гөрҗ. სიმონ ჯანაშია
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 Закавказская демократическая федеративная республика[d]
 Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Туу датасы 26 июль 1900(1900-07-26)
Туу урыны Макванети[d], Кутаиси губернасы, Озургетский уезд[d], Россия империясе
Үлем датасы 5 ноябрь 1947(1947-11-05) (47 яшь)
Үлем урыны Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Җирләнгән урыны Мтацминда[d]
Һөнәр төре тарихчы, университет профессоры
Эш урыны Тбилиси дәүләт унивирситеты[d]
Әлма-матер Тбилиси дәүләт унивирситеты[d]
Әгъзалык ССҖБ Фәннәр академиясе[d] һәм Грузиянең Милли фәннәр академиясе
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте Хезмәт Кызыл Байрак ордены медаль «За оборону Кавказа» «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале Ленин ордены Сталин мөкәфәте Ленин ордены
 Симон Джанашиа Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Симон Джанашиа 1900 елның 26 июлендә (башка чыганаклар буенча — 18 ноябрдә) Макванети авылында (Гурия) туа. Билгеле грузин педагогы, этнограф һәм җәмәгать хәйриячесе Николоз Джанашианың (18721918) улы була.

 
Мтацминда пантеонында С. Джанашианың кабере

1922 елда Симон Джанашиа Тбилиси дәүләт университетын тәмамлый (беренче чыгарылышы). 19241947 елларда бу университетта укытучы (19241930), профессор ярдәмчесе (19301935) һәм профессор (19351947) була. 1936 елда Джанашиа СССР Фәннәр академиясе Грузин филиалы Тарих, тел һәм матди мәдәният институтының директоры итеп тәгаенләнә.

1941 елда Грузин ССРы Фәннәр академиясен нигезләгән чакта аның гамәли әгъзасы итеп сайлана. 1941-1947 елларда Академиянең вице-президенты була. 1943 елда Джанашиа СССР Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана.

1940нче елларда Джанашиа Мцхета һәм Армазида (Көнчыгыш Грузия) археологик казынулар оештыручыларның берсе була.

Симон Джанашиа 1947 елда Тбилисида вафат була, Мтацминда пантеонында җирләнә.

ССРБда академик Джанашиа исеме Грузия Дәүләт музеена бирелә.

Эшчәнлеге үзгәртү

Симон Джанашианың фәнни кызыксынуларының төп юнәлешләре:

  • грузин һәм башка пиреней-кавказлы халыкларының этногенезы
  • Грузиядә һәм Кавказда феодализмның генезисы
  • борынгы Грузия тарихы
  • борынгы Грузия археологиясе
  • Иберия Һәм Колхети (Колхида) башлыклары тарихы
  • Грузиядә христианлык тарихы
  • Грузия һәм Кавказ тарихы буенча чыганаклар
  • грузин, сван, абхаз, адыгей һәм башка телләр.

Джанашиа — 100-дән ашу гыйльми-тикшеренү эше авторы (алар арасында — дистәләп монография). 19491968 елларда Тбилисида аның хезмәтләренең җыентыгы басылып чыга.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • 2 Ленин ордены
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (10.06.1945)
  • медальләр
  • беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1943)
  • икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1947) («История Грузии с древнейших времен до начала XIX века» (1946) дигән гыйльми эшчәнлеге өчен).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • «Симон Джанашиа», Тбилиси, 1948 (на грузинское).
  • Шота Месхи. «Выдающийся исследователь истории Рузии», Тбилиси, 1960 (на грузинском).
  • Симон Джанашиа (1900-1947). Биобиблиография, Тбилиси, 1976 (на грузинском, английском и русском языках).