Сибай драма театры

Сибай башкорт дәүләт драма театры
Нигезләнү елы 1931

Сибай драма театры (Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры) – Башкортстанның Сибай шәһәрендә урнашкан дәүләт карамагындагы драма театры. 1931 елда Стәрлетамакта нигезләнгән. 1991 елдан ССРБ халык артисты Арыслан Мөбәрәков исемен йөртә. Сәнгать җитәкчесе – Дамир Галимов, БР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тарих үзгәртү

 
«Ай тотылган төндә» М. Кәрим

Уфа театр техникумын (Мәкәрим Мәһдиев курсы) тәмамлап кайткан төркем (А. Мөбәрәков, С. Янбухтина, С. Бакыев, М. Ишкабулов, С. Сәетов, Г. Абызгилдина) театрга нигез салучы була. Сәнгать җитәкчесе итеп Арслан Мөбәрәков билгеләнә. Беренче куелган спектакльләр: «Фетнә» (А. Глебов), «Ялгыз каен» (М. Кәрим), «Рәйхан» (Н. Исәнбәт), «Карагол» (Д. Юлтый), «Өйләнү» (Н. Гоголь), «Ксенья» (Н. Волков).

Бөек Ватан сугышы елларында үзгәртү

Сугыш еллары авырлыгы хатын-кыз артистларның (Г. Абызгилдина, Б. Мәһәдиева, Я. Абитаева, Г. Ирназарова) һәм 14 яшьлек Х. Курсаев җилкәсенә төшә. Сибай театрыннан фронтка киткән 19 артистның 2 се генә исән кайта: РСФСР атказанган артисты Гайфулла Сарбаев, М. Локманов.

Сугыштан соң үзгәртү

30 дан артык спектакль куела. Уфада, республика шәһәр һәм районнарында, Казанда (1986, 1988, 1998), Свердлауда, Петербургта (1993), Чиләбе, Ырынбур өлкәләрендә гастрольләре уңыш белән уза.

1960 еллардан башлап, Уфа сәнгать укуханәсен һәм Уфа сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаган яшьләр труппаны тулыландыра һәм театрның әйдәүче көченә әйләнә: БАССР халык артистлары Р. Ходайкулова, З. Баязитова, Р. Сәйфуллин, БАССР атказанган артистлары Н. Габдрәшитова, Ю. Гайнуллин, Х. Дәүләтов, М. Итбаев, А. Кутушев, М. Кутушева, А. Хәкимова, Ф. Хәсәнова, А. Юсупова, Р. Яныбаев.

Наил Гаетбай, Тамара Ганиева, Таңчулпан Гарипова, Г.Әхмәтхуҗина, Б. Искуҗин әсәрләре беренче булып Сибай театры сәхнәсендә куела.

  • 1987 елдан директор, сәнгать җитәкчесе булып талантлы режиссёр Дамир Галимов эшли.
  • 1991 елда театрның 60 еллык юбилее уңаеннан аңа беренче режиссёры Арслан Мөбәрәков исеме бирелә, 2008 елда аңа истәлек тактасы ачыла.
  • 2004 елда театр яңа заманча бинага күчеп эшли башлый.
  • 2007 елда Мәскәүдә Щепкин театр укуханәсен тәмамлап, Г. Морзагилдина, Р. Мифтахетдинов, У. Рустанова эшли башлый.

Режиссёрлар үзгәртү

Иҗат уңышлары үзгәртү

  • Бөтенрусия колхоз-совхоз театрлары смотры (Мәскәү, 1935) – икенче урын.
  • «Тылсымлы курай» (З. Биишева) – «Колынчак» республика фестивале, Гран-при.
  • «Кодача» (З. Исмәгыйлов, Б. Бикбай) – «Мәскәүдә Башкортстан көннәре»ндә (1997) Евг. Вахтангов театрында күрсәтелә.
  • «Тамарис» (Т. Ганиева) – «Туганлык» төрки телле театрлар фестивале (Уфа, 2000) , тамашачы мәхәббәте призы.
  • «Әнкәй хөкеме» (Ә. Атнабаев) – «Театр язы» республика фестивалендә катнаша. БР халык артисты Рамилә Ходайкулова «Иң яхшы хатын-кыз роле» призына лаек була.
  • «Тау артында тал елый» (В. Жеребцов) – «Театр язы» фестивалендә (Уфа, 2009) катнаша.
  • «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим) – Мостай Кәримнең 90 еллыгына багышланган республика театр фестивалендә катнаша.
  • «Сөяркә» (Т. Миңнуллин) - Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган театр фестивалендә (Казан, 2010) катнаша.
  • «Югалту» (Т. Дәүләтбирдина) – башкорт драматургиясе фестивалендә (Стәрлетамак, 2010) катнаша.
  • VII халыкара К. Тинчурин исемендәге милли драматургия фестивалендә (Казан, 2014) катнаша.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сибай театры сайты «Тарих» бүлегендә, archived from the original on 2016-03-26, retrieved 2015-02-17