Сефард теле (Ладино (искер.); еврей-испан теле; сеф. גֿודֿיאו־איספאנײול, לאדינו, шулай ук ладино, джудекко, спаньоль, джудезмо, худесмо, хебронео, хакетия) — сефард теле, Иберия ярымутравының төрле урыннарыннан диалектлар төркеменә бүленә. Роман телләренең иберо-роман субтөркеменә карый. Сефард теле фактик рәвештә башка еврей иберо-роман диалектларының хасиятләрен керткән иртә еврей-кастиль диалектының дәвамы булып тора.
Бу төр испан теленең пәйда булуы Испаниядән 1492 елда еврейларны куу белән башланган, алар күбесенчә Госманлы империясендә, Төньяк Африкада яши башлаганнар, шуннан соң Португалиядә, Италиядә, Грециядә, Болгариядә, Румыниядә, Палестинада һ.б. Башка тел тирәсендә булып һәм рәсми статусы булмыйча, аның һаман да XV гасыр испан теле хасиятләре бар.
Израильдә, Төркиянең аерым районнарында, Грециядә, Югославиядә, Румыниядә, Болгариядә, Мароккода таралган. Сөйләшүчеләр саны якынча 100 мең кеше. Диалект бүленеше сөйләшүчеләрнең яшәү илләренә бәйле. Төп диалект юрамалары - төрек, румын, югослав.
1996 елда Кнессет сефард телендә мәдәни мирасны саклау буенча Милли идарә барлыкка китерү турында закон чыгарган.
Ладино телендә хәзерге вакытта 30-дан артык илдә сөйләшелә, сөйләшүчеләрнең күбесе Израильдә тора. Гәрчә нинди булса да илдә рәсми статусы булмаса да, ул Босниядә һәм Герцеговинада, Франциядә һәм Израильдә азчылык теле булып танылган булган. 2017 елда ул рәсми рәвештә Испания Патша Академиясе тарафыннан танылган булган.
Яһүди испан теленең төп сүзлек составы иске испан һәм дә анда Иберия ярымутравының телләре: иске арагон теле, астурлеон теле, иске каталан теле, галисий-португаль теле һәм моссараб теленең күп элементлары бар. Соңрак тел госманлы төрек теле һәм семитик сүзлек составы (мәсәлән, иврит, арамей һәм гарәп теле) тарафыннан баетылган булган һәм яңа хәзерге заман концепцияләр өчен сүзлек составы француз һәм итальян теле аша алынган булган.

Искәрмәләр үзгәртү