Сесилия Райдингер

Сесилия Райдингер (швед. CeciliaRydinger, тулы исеме Rydinger Cecilia Kristina Maria, шулай ук Alin Rydinger кебек билгеле, 1961) — швед дирижёры һәм хормейстеры, 2008 елдан ир-егетләрнең Orphei Drängar хоры җитәкчесе.

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 16 декабрь 1961(1961-12-16) (62 яшь)
Туу урыны Вестерос, Швеция
Һөнәр төре дирижёр
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

Сесилия Райдингер 1961 елның 16 декабрендә Вестерос шәһәрендә туган.[1]

1989-1991 елларда Стокгольмда Король югары музыка мәктәбендә дирижёр һәм чиркәү музыканты сыйфатында әзерлек үтә. 1991 елда ук Король операсының баш дирижёрлары конкурсында җиңеп чыга һәм шуннан алып еш кына Стокгольмның бу музыка театрында чыгыш ясый. Сесилия Райдингер Folkoperan (Стокгольм), Stora Teatern (Гетеборг) һәм Норрланд операсына (Умео) чакырулы дирижер була.

1994 елдан 1998 елга кадәр чорга Сесилия Райдингер Вармланд операсы музыка театрында төп дирижёр була. 1998 елдан 2007 елга кадәр Король югары музыка мәктәбендә оркестр дирижёрлыгы буенча укыта. 2007 елның 15 октябрендә бу уку йортының оркестр дирижёрлыгы профессоры була. Шулай итеп, Төньяк Аурупа илләрендә бу вазыйфаны биләгән беренче хатын-кыз булып кала. 2012 елның июленнән Король югары музыка мәктәбе ректоры вазыйфасын башкаручы була, ә 2013 елның июненнән алып 2019 елның июненә кадәр — ректоры.[2]

Педагогик эшмәкәрлеге белән бер үк вакытта, 1988-2008 елларда Райдингер Уппсала университетында ирләр Allmänna Sången хоры дирижёры була. 2008 елның 6 маеннан хәзерге вакытка кадәр Уппсала Orphei Drängar ир-атлар хорын җитәкли[3] Швед BIS Records тавыш язу компаниясендә языла[4]

2010 елның 19 июнендә Райдингер Сесилия Швеция хор ассоциациясенең хор җитәкчесе була, ул кронпринцесса Виктория һәм Даниэль Вестлингның туй тантанасында катшана.

Элегерәк (1987 ел) Райдингер музыкант, шулай ук дирижёр Фольке Алинда кияүдә була.


Бүләкләре үзгәртү

  • Norrbymedaljen (1999) медале
  • Уппсала муниципалитетының хөрмәт медале (2004)
  • Artibus Litteris et (2005) медале
  • 2009 елда «Ел хормейстеры» исеменә лаек була

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sveriges befolkning 1970, CD-ROM, Sveriges Släktforskarförbund 2002.
  2. Regeringen har utsett Cecilia Rydinger Alin som rektor. Kungliga Musikhögskolan (2013-08-16). әлеге чыганактан 2014-12-19 архивланды.
  3. Rydinger Alin ny dirigent för OD Svenska Dagbladet Kultur 7 mars 2008
  4. BIS Records − Cecilia Rydinger Alin 2021 елның 11 апрель көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү