Сергей Иванович Матюшин (1943 елның 14 сентябре, Чернореченский, Коми АССР2012 елның 9 ноябре, Салават, Башкортстан) — язучы, тәрҗемәче. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1983). Степан Злобин исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты (2012). Салават шәһәренең Мактаулы гражданины.

Сергей Матюшин
Туган 14 сентябрь 1943(1943-09-14)
Чернореченский (Коми), Княжпогостский район[d], Коми Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 9 ноябрь 2012(2012-11-09) (69 яшь)
Салават, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы

Тормыш юлы үзгәртү

Сергей Матюшин 1943 елның 14 сентябрендә Коми АССРның Тимер юл районы Весляна станциясендә туа.

1968 елда Калинин дәүләт медицина институтын тәмамлый. Институтны тәмамлагач, Салават шәһәрендә сырхауханәдә табиб-стоматолог булып эшли. 1999 елдан 2001 елга кадәр Мәскәүдә «Тридент» клиникасы табибы булып эшли.

Сергей Матюшин әдәбият белән кызыксынган. Медицина институтында укыганда ул әдәби түгәрәк эшендә катнаша, студентлар газетасын редактацияли.

1981 елда читтән торып Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 1983 елда Республика язучылар берлегенә кабул ителә.

Сергей Матюшинның беренче әсәрләре XX гасырның 80 нче елларында матбугатта пәйда була. Бу «Шомырт үзәне» (1981) хикәяләр җыентыгы була.

«Урал», «Север», «Уральский следопыт», «Крещатик», «Бельские просторы», «День и ночь», «Звезда», «Смена», «Москва» журналларында басыла[1].

Прозаның кече жанрларында ибат итә — лирик, психологик хикәяләр, романтик миниатюралар яза[2]: «Төн», «Йолдыз», «Өметнең икенче канаты», «Готерн эффекты». Шулай ук шигырьләр яза[3] һәм тәрҗемәләр белән шөгыльләнә — башкорт язучысы Давыт Юлтыйның «Әлимә, йәки Мырҙаш ҡарттың өйләнеүе» («Әлимә, яки Мырдаш картның өйләнүе») (1988) әсәрен рус теленә тәрҗемә итә.

Салават шәһәрендә яши. Сергей Матюшин 2012 елның 9 ноябрендә вафат була.

Иҗади мирас үзгәртү

«Шомырт үзәне» хикәяләр җыентыгы (1981).

«Җилле көн», «Волков белән очрак», «Кечкенә, борынгы, күлле» һ.б. хикәяләр китаплары. «Ак вальс» һәм «Прототип» җыентыклары.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

 
Салаватта Сергей Матюшин яшәгән Гафури урамы буенча йорт

2012 ел өчен Степан Злобин исемендәге республика әдәби премиясе лауреаты (үлгәннән соң ташырыла — бу премия тарихында уникаль очрак)[4]. Моннан тыш, Матюшин бу премиянең Уфадан булмаган ике лауреатының берсе.

Башкортстан Республикасының Салават шәһәренең Мактаулы гражданины.

Иҗат үзгәртү

  • Белый вальс: рассказы. — М., 1985.
  • Плохая музыка (Добрая Весть). — Уфа, 2005.

Тәрҗемәләр

  • Юлтый Д. Алима, или Свадьба старика Мырдаша: [Сборник]: Пер. с башк. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1988. — 250 с. — ISBN 5-295-00114-8

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Журнальный зал | Сергей Матюшин
  2. Сергей Матюшин. Сайт Российский писатель.
  3. Сергей Матюшин / Стихи.ру
  4. Писателю Сергею Матюшину посмертно присуждена премия имени Степана Злобина

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү