Сергей Князев, Сергей Лев улы Князев (рус. Князев Сергей Львович) (1908 елның 12 сентябре, Нижне-Курмоярская[2], Дон Гаскәре өлкәсе2002 елның 31 декабре, Казан) — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе (1942-1944), КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире (1949-1954), сәнәгать буенча сәркатибе (1956-1960), өлкә комитеты сәркатибе (1963-1974), Татарстан Совнархозы рәисе (1960-1963). Казанның шәрәфле ватандашы. 1949-1960 елларда Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».

Сергей Князев
Туган телдә исем Сергей Лев улы Князев
Туган 12 сентябрь 1908(1908-09-12)
Дон гаскәре өлкәсе, Беренче Дон округы, Нижне-Курмоярская станицасы
Үлгән 31 декабрь 2002(2002-12-31) (94 яшь)
Казан
Күмү урыны Арча зираты
Яшәгән урын Большая Красная улица, 57А[d], Казан[1]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Грозный дәүләт нефть техника университеты
Һөнәре инженер-төзүче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет I-?
II Галина
Балалар улы Андрей
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» орденыОктябрь Инкыйлабы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1908 елның 12 сентябрендә Дон гаскәре өлкәсе (хәзерге Ростов өлкәсе Цимлянск районы) Нижне-Курмоярская станицасында туган. Грозный нефть институтын (хәзер Грозный нефть университеты) тәмамлаган (1940). 1929-1934 елларда Ерак Көнчыгышта Кызыл гаскәрдә подводник булып хезмәт иткән.

Хезмәт юлы үзгәртү

1927-1929 елларда 3нче санлы Грозный нефть эшкәртү заводында эшче.

1942-1944 елларда Чечен-Ингуш АССРда: КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе; 1944 елда Чечен-Ингуш АССР бетерелгәч, КПССның Грозный өлкә комитеты сәркатибе урынбасары.

1949-1960 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире, сәнәгать буенча сәркатибе, өлкә комитеты сәркатибе — Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».

1960-1963 елларда Татарстан Совнархозы рәисе.

1963-1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.

ТАССР Югары шурасы (1951-1975 елларда), ССРБ Югары шурасы (1962-1966 елларда) депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jitely.info/kazan/
  2. Цимлянск ГЭСы төзелү сәбәпле, су басу зонасына эләккән.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Нефть Татарии: страницы истории / С. Л. Князев. - Казань :Татар. кн. изд-во, 1981.
  3. Нефть и газ республики Татарстан : сб. документов, цифр и материалов: в 3 т. / С. Л. Князев, Н. С. Гатиятуллин, Г. П. Абражеев. - Москва : Недра, 1993. ISBN 5-247-03422-8 (т. 1), ISBN 5-247-03436-8 (т. 2), ISBN 5-247-03444-9 (т. 3)
  4. Б. Ф. Султанбеков. Нефть-дело всей его жизни.
  5. Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү