Селфи (инглизчә «selfie» сүзе «self» сүзеннән - үзем, үземне; урысча - себяшка[1]) - үз чыраеңны яки үз үзеңне смартфонның фронталь камерасына яки фотокамерага төшереп утыру. Ул инде бүгенге яшьләрнең заманча модасына кергән әйбер. Хәзерге вакытта селфи ясый торган кешеләр көн саен күбәя вә шулай ук селфи ясау өчен бик күп яңа смартфоннар һәм башка төрле җиһазлар да чыгарыла. Мәсәлән, хәзерге көндә, кайбер яңа смартфоннарда 5, 8 һәм 13 мегапиксельле фронталь камералар җиһазланган. Һәм шул камералар инде 720p вә 1080p (HD вә Full HD) сыйфатында видео яза алалар.

Тарих үзгәртү

 
Kodak Brownie портатив камерасы

Фотографик автопортретлар 1900 елда Kodak ширкәтенең Kodak Brownie портатив фотокамерасы барлыкка килүе белән ясый алалар иде. Шушы портатив фотокамера белән кешеләр үз үзләренең көзгедәге чагылышын төшерә иделәр. Селфи 2000 елдан башлап, ел саен, җиһазларның фото-функцияләре үсеше белән, үз популярлыгын арта бара. Селфи сүзе беренче мәртәбә 2002 елда Австралиядәге ABC Online интернет-форумында барлыкка килгән.

Популярлык үзгәртү

2000 елда селфилар MySpace социаль челтәрендә еш очрый торган әйбер булып торган. Ләкин анда шундый фотосурәтләр "MySpace pic" дип атала иде. Facebook, Instagram, VK һәм башка социаль челтәрләрнең һәм мобиль кушымталарның популярлыгы вә шулай ук смартфоннарның фронталь камералары үсеше селфины яңа дәрәҗәгә күтәргән.

Бүрекле павиан селфисе үзгәртү

2011 елда британия рәсемгә төшерүчесе-табигатьчесе Дэвид Слейтер, Сулавеси джунглиларында сәяхәт иткән чагында, бүрекле павианнарны (маймылның бер төре) фотокамерага төшерә иде. Көтмәгәндә, маймыллар фотокамераны урладылар, хәтта үз үзләрен фотокамерага төшерә алдылар.

 
Маймыл үз үзен төшергән

Селфи турында сораштыру үзгәртү

Vk.com (Вконтакте) социаль челтәрендә Татары и Татарочки төркемендә селфи турындагы сораштыру булган. "Сезнеңчә, селфи - нәрсәне аңлата?" соравына астарак сораштыру нәтиҗәләрен карый аласыз.

 
Селфи турында сораштыру нәтиҗәләре

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү