Светлана Горбушина

Горбушина Светлана Николаевна (13 ноябрь 1952 ел) — педагог, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре кандидаты (1981), педагогия фәннәре докторы (2008).

Светлана Горбушина
Туган 13 ноябрь 1952(1952-11-13) (71 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре укытучы
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Светлана Николаевна Горбушина 1952 елның 13 ноябрендә Уфа шәһәрендә туган. Урта белем алганнан соң, Башкорт дәүләт университетына укырга керә һәм аны 1975 елда тәмамлый, һөнәре буенча — биолог-биохимик[1]. Хезмәт юлын «Иммунопрепарат» гыйльми-җитештерү берләшмәсендә үз профиле буенча башлый һәм озак вакыт биредә эшләп, тәҗрибә туплый (1975-1991).

1991 елдан алып Уфаның 2-нче балалар поликлиникасында эшли, аннары, 1994 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта.

Докторлык диссертациясенең темасы: «Мировоззренческие детерминанты формирования культуры здоровья будущего учителя»[2].

2008 елда Уфа дәүләт авиация техник университетына эшкә күчә, монда ул — стандартизацияләү һәм сертификацияләү кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни хезмәтләре тормыш хәвефсезлеге, белем бирү өлкәсендә сәламәтлек саклау һәм сыйфатлы тикшерү, иммуно - һәм -вакцинопрофилактика проблемаларына багышланган.

100-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Төп гыйльми хезмәтләре

Мировоззренческие детерминанты здорового образа жизни в системе профессиональной подготовки будущего учителя. М., 2004;

Педагогическая профилактика табакокурения среди девушек-учащихся в системе начального профессионального образования. Уфа, 2008.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. УГАТУ(үле сылтама)
  2. Диссертация

Сылтамалар үзгәртү