Светлана Аргынбаева

Аргинбаева Светлана Роберт кызы (8 гыйнвар 1966 ел) — җырчы (меццо сопрано). 1993 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (2003). Опера җырчыларының Дж. Виотти исемендәге халыкара конкурс лауреаты (Верчелли шәһәре, Италия, 1994), шулай ук күп кенә халыкара конкурслар дипломанты.

Светлана Аргынбаева
Туган 8 гыйнвар 1966(1966-01-08) (58 яшь)
Сибай, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы

Биографиясе үзгәртү

Светлана Роберт кызы Аргынбаева 1966 елның 8 гыйнварында Башкорт АССРның Сибай шәһәрендә туган. Уфа сәнгать училищесын (1987), Уфа дәүләт сәнгать институтын (1993) тәмамлаган. 1993 елдан Башкорт опера һәм балет театры солисты.

Иҗаты үзгәртү

Төп партияләре:

Розина («Севилья цирюльнигы», Дж. Россини, дебют, 1994)

З. Исмәгыйлевның «Салават Юлаев опера» операсында — Көнбикә,

«Шәүрә» операсында — Янбикә, Кармен («Кармен», Ж.Бизе), һ. б.

1994-1997 елларда Озимо шәһәрендә (Италия) Опера сәнгате академиясендә, 2000 елда Дж. Россини ис. опера академиясендә (Пезаро к., Италия) стажировка үтә. Репертуарында чит ил, үз иле композиторлары операларыннан арияләр, башкорт халык җырлары. «Лисео» (Барселона, Испания), «Перес Гальдос» (Лас-Пальмас к., Испания), «Россини» (Пезаро) театрларында җырлый.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1995).
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2003).

Казанышлары үзгәртү

  • Опера җырчыларының Дж. Виотти исемендәге халыкара конкурсы лауреаты (Верел к., Италия, 1994),
  • С. Я. Лемешев исемендәге халыкара опера җырчылары конкурсы дипломанты (Тверь к., 1992),
  • Ф. Виньяса исемендәге вокалистлар конкурсы дипломанты (Барселона к., Испания, 1993),
  • Вольпи исемендәге опера опера җырчылары конкурсы дипломанты (Латина к., Италия, 1995)

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Сибай: энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — ISBN 978-5-88185-246-7.

Сылтамалар үзгәртү

  • Галимова Г. Л. Аргынбаева Светлана Роберт кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.