Саңаклар — суда эрегән кислородны сулау өчен яраклашкан сулыш әгъзасы.

Саңак
Сурәт
 Саңак Викиҗыентыкта
Чуртан саңаклары

Балыкларның сулыш әгъзалары йоткылыкларына урнашкан саңак дугалардан тора. Дугаларның һәркайсысының бер ягында ачык кызыл төстәге саңак яфраклары, ә икенче ягында аксыл төстәге саңак сөзгечләре урнашкан.

Саңак сөзгечләре — ризыкның саңак ярыклары аша шуып төшеп китүенә комачау ясаучы махсус иләк. Саңак яфраклары бик вак кан тамырлары — капиллярлар белән ергаланган.

Саңак яфракларының юка стеналары аша канга суда эрегән кислород үтеп керә, ә аннан сусыз углекислый газ чыгарып җибәрелә.

Кипкән саңак яфраклары кислород белән углекислый газны үткәрә алмый. Шуңа күрә судан чыгарылган балык бик тиз һәлак була. Нәфис саңаклар тышта аларны саклаучы саңак капкачлары белән капланган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Жабры // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.