СарманТатарстан Республикасының Сарман районындагы авыл. Сарман авылы — Сарман районының үзәге. Ул Казаннан 296 чакрымда, Бөгелмә тимер юл станциясеннән — 100, Чаллы пристаненнан 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл Минзәлә елгасы буена урнашкан.

Сарман
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Сарман районы
Координатлар 55°15'16"тн, 52°35'23"кнч, 55°15'19.04"тн, 52°35'20.65"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 7 153 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423350
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Сарманово

Тарих үзгәртү

Сарман атамасы тарихи, тарихи-географик, географик-статистик хезмәтләрдә еш кабатлана. 1870 елдагы мәгълүматларга караганда, Сармандагы 168 хуҗалыкта 536 ир-ат һәм 526 хатын-кыз яшәгән. Анда типтәрләр һәм татарлар гомер иткән. Авылда мәчет, мәдрәсә һәм ике су тегермәне эшләгән.

Сарман атамасы, аның килеп чыгышы, тамырлары чал тарих тирәнлегенә барып тоташа. Сарманлылар үзләре Сарманны Сарман бабай нигезләгән дип исәплиләр.

Бу атама, безнең карашыбызча, кыпчак (нугай) этнонимы (кабилә-кавем исеме) «сарман»га бәйләнешле. Этноним хәзер топоним, гидроним һәм антропоним формасында ныгып калган. Урта Жуз казакълары килеп чыгышында да «сарман» этнонимы катнашкан. Сарман атамасы Павлодар өлкәсендә очрый. Атама төрекмән топонимиясендә дә урын алган. Сарман кабилә-кавемнәренең бер ишеләре — казакъ, икенчеләре — төрекмән, өченчеләре татар халкы оешуга өлеш керткән. М. Әхмәтҗанов хезмәтләреннән күренгәнчә, татар шәҗәрәләрендә Сарманай исеме табыла. Сарман, Сарманай һәм Сарманаев фамилияләре татарларда, керәшеннәрдә һәм Пермь татарларында да очрый. Мари Иле Республикасының Таулы Мари районында Сарман-Сола исемле авыл бар. Мари галимнәре бу атаманың шәхес исеме Сарманга һәм татар телендә кайчандыр актив кулланылышта булып, авыл мәгънәсен бирә торган, ә хәзер искергән «сала» сүзе кушылып ясалган дип уйлыйлар. 1716—1717 елларга караган чыганакларда һәм тарихи материалларда мари галиме С.Я. Черных Сарманайко исемен очрата.

Сарман халкы — ачык, киң күңелле, талантлы, җырга-моңга оста, ярдәмчел һәм эшчән халык.

Халык үзгәртү

Күренекле кешеләр үзгәртү

 
1995-1999 елларда район башлыгы Әнвәр Зәлаковка һәйкәл-стела
 
Сарманда Илһам Шакиров бюсты
 
Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе

Сарман районында туып үскән язучы, журналист, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин (1939) Сарман районының күренекле шәхесләре турында зур хезмәт — китап бастырып чыгарды. Ул «Sarmanica» (Сарман районы энциклопедиясе) дип атала.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]

Мәгариф үзгәртү

Мәдәният үзгәртү

 
Сарман музее
 
Үзәк һәм балалар китапханәсе бинасы

Дин үзгәртү

Ислам

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, — 247 б.