Сара Байкина, Сара (Сарра) Нәбиулла кызы Байкина, рус. Байкина Сарра (Сара) Набиулловна (1895 елның 25 декабре, Әстерхан1972 ел, Әстерхан) — актриса, Татарстан АССР халык, Кырым АССР, РСФСР атказанган (1940) артисты.

Сара Байкина
Туган телдә исем Сарра Нәбиулла кызы Байкина
Туган 1895(1895)
Әстерхан
Үлгән 1972(1972)
Әстерхан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре драма артисты
Эш бирүче Әстерхан дәүләт татар драма театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры, Кырымтатар академия музыкаль драма театры һәм Әндиҗан театры
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган артисты (1940)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1895 елның 14 (25) декабренда Әстерхан шәһәрендә туган. 1911 елдан Әстерхан һәвәскәр татар театр труппасында уйный башлый. Әстерханга кымызга килгән Габдулла Тукай хөрмәтенә 5 июньдә үткән кичәдә беренче тапкыр сәхнәгә чыга[1].

Кырымда үзгәртү

1930 елларның икенче яртысыннан Акмәчеттә кырымтатар театры сәхнәсендә уйный. 1934 елда иң югары хезмәт хакы ала: I категория өчен 450 сум[4]. «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Таһир-Зөһрә», «Бакчасарай чишмәсе», «Чура батыр», «Галим айдамак», «Отелло», «Гамлет», «Юлбасарлар», «Испан побы», «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Һөҗүм», «Оптимистик фаҗига», «Любовь Яровая» һ.б. пьесаларда һәрвакыт баш рольләрне уйнаган (дублеры Сания Налбандова[5]).

Уйнаган рольләре үзгәртү

Яшь, лирик пландагы образлар иҗат итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Габдулла Тукай Әстерханда. «Гасырлар авазы», 2006, № 1 2018 елның 19 апрель көнендә архивланган.(рус.)
  2. Камал театры сайтында, archived from the original on 2017-05-23, retrieved 2016-10-31 
  3. «Театр тарихы» сайтында(рус.)
  4. И. Заатов. Театр сәнгате өчен көрәш. «Голос Крыма», 25.09.2015 / №26(рус.)
  5. Актриса довоенного театра(үле сылтама)
  6. С. Осман. Уртак уенчыбыз. «Достлукъ», 1991 ел, 25 гыйнвар

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  3. Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988.
  4. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4
  5. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү