Самбо («үз-үзеңне коралсыз саклау» — рус телендәге «САМооборона Без Оружия» сүзтезмәсе аббревиатурасыннан төзелгән) — спорт көрәшенең бер төре. Шулай ук милли көрәш төрләренең, шул исәптән дзюдоның техник алымнарын бергә туплап, ССРБда уйлап чыгарылган үз-үзеңне саклау системасы. Спортчылар киемнән көч сынашучы көрәш төрләренең берсе.

Самбоның спорт төре буларак барлыкка килү датасы дип 1938 елның 16 ноябре исәпләнелә. Бу көнне Бөтенсоюз физкультура һәм спорт эшләре комитеты «Ирекле стильдәге көрәшне үстерү турында» әмере дөнья күрә. Башта «ирекле стильдәге көрәш» дип аталган спорт төре 1947 елда «самбо»га үзгәртелә.

Самбо ике төргә бүленә: спорт һәм сугыш самбосы. Спорт самбосы – стойка һәм партерда башкарала торган күпсанлы техник алымнарны үз эченә алган көрәш төре. Сугыш самбосында (Эчке эшләр һәм Саклык министрлыкларының махсус бүлекләрендә кулланыла), көрәш алымнарыннан тыш, сугу, корал куллану һәм башка махсус техникалар файдаланыла.

1972 елдан башлап самбо буенча халыкара ярышлар үткәрелә. Самбо белән дөньяның 70 тән артык илендә шөгыльләнләр. 1981 елда Халыкара Олимпия комитеты самбоны олимпия спорт төре буларак таный, әмма көрәшнең бу төре беркайчан да Олимпиадалар программасына кертелмәгән.

Сылтамалар үзгәртү