Самарий (лат. Samarium, Sm) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 62. Лантаноидлар төркеменнән. Гади матдә самарий — каты металл, ак төстә.

Самарий
Сурәт
Масса 150,36 ± 0,02 м.а.б.[1]
... хөрмәтенә аталган Самарскит[d]
Материал төре monazite-(Sm)[d]
Ачучы яки уйлап табучы Поль Эмил Лекок де Буабодран[d][2]
Ачыш датасы 1879[2]
Ачыш ясалган урын Париж[2]
Илиминт симвылы Sm[3]
Химик фурмула Sm[4]
SMILES фурмуласы [Sm][4]
Атым саны 62[5]
Иликтер кирелеге 1,17
Ионный радиус 1,19 ангстрем[6], 1,27 ангстрем[6], 0,96 ангстрем[6], 1,08 ангстрем[6] һәм 1,24 ангстрем[6]
 Самарий Викиҗыентыкта

Символы үзгәртү

Самарий элементының символы — Sm (Самарий тип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы үзгәртү

Элемент самарскит минералыннан аерып алынган ((Y,Ce,U,Fe)3(Nb,Ta,Ti)5O16). Бу минерал 1847 елда урыс тау инженеры, полковник В. Е. Самарский-Быховец хөрмәтенә аталган (шул минерал өлгесен тикшеренүгә алырга рөхсәте өчен немец химигы Генрих Роза тәкъдиме буенча)[7]. Самарскитта яңа, моңача билгеле булмаган француз химик элемент табылган спектроскоп ысулы белән 1878 елда Делафонтен һәм 1879 елда Лекок де Буабодран тарафыннан табылган. Бу 1880 елда Швейцария химигы Ж. де Мариньяк ачыш булуын раслый. Элемент минерал буенча самарий дип атала; Бу тарихта чын кеше исеме бирелгән беренче очрак, шуңа кадәр мифологик персонажлар исеме кушыла торган булган[8][9]. Беренче тапкыр саф самарий ХХ гасыр башында гына бүлеп алына.

Табигатьтә үзгәртү

Җир кабыгында самарий нисбәте — 8 г/т, океан суларында — 1,7×10−6 мг/л[10].

Ятмалары үзгәртү

Самарий лантаноидлар составына керә, аларның ятмалары Кытай, АКШ, Казакъстан, Рәсәй, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавия дәүләтләрендә табылган.

Чыгарып алу үзгәртү

Металлик самарий җитештерү структурасына һәм икътисади күрсәткечләргә ярашлы рәвештә, металлургия һәм электролитик ысуллар белән алына. Дөньяда самарий чыгарып алу берничә йөз тонна белән дип бәяләмә бирелә, күбесе монацит комнан ион алмаштыру ысуллары белән чыгарыла.

Физик үзенчәлекләре үзгәртү

Самарий металлы — тышкы күренеше белән кургашка, ә механик үзенчәлектәре буенча — цинкка охшаган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Meija J., Prohaska T., Coplen T. B. et al. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2016. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1515/PAC-2015-0305
  2. 2,0 2,1 2,2 Эмсли Д. Nature's Building Blocks: An A-Z Guide of the Elements (New Edition)Издательство Оксфордского университета, 2011.
  3. Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2010. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
  4. 4,0 4,1 SAMARIUM
  5. Менделеевның периодик таблицасы — 1869.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 (unspecified title)ISBN 0-8493-0485-7
  7. Гейнрих Розе. Состав уранотантала и колумбита из Ильменских гор / Горный журнал, 1847, ч. II, кн. 4, с. 108—126.
  8. Chemistry in Its Element — Samarium, Royal Society of Chemistry.
  9. Samarium: History & Etymology.
  10. J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965

Әдәбият үзгәртү

  • Самарий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү