Сальвадорда ислам

Сальвадорда азчылык дине

Сальвадорда ислам (исп. Islam en El Salvador, гарәп. الإسلام في السلفادور‎) ― азчылык дине. Бәяләүләр буенча, Сальвадорда 1000–1500 мөселман исәпләнә, бу сан 18 000 гә дә җитәргә мөмкин [1]. Сальвадорда, нигездә, Йәмән гарәпләреннән торучы зур булмаган мөселман җәмгыяте оешкан. Илдәге фәлистыйнлы гарәп халкының күпчелеге ― христианнар. Шигый мөселманнар җәмгыятенең «Фатыйма әз-Заһра» (Fatimah Az-Zahra) дип аталучы Ислам мәдәни ассоциациясе бар. Алар Үзәк Америкада беренче ислам басмасы – Revista Bibliotheca Islamica журналын нәшер итә, шулай ук илдә ислам мәдәнияте таралуга багышланган беренче һәм бердәнбер ислам китапханәсе булдыра [2]. Илдә шулай ук Әхмәдия мөселман җәмгыяте дә бар [3].

Сальвадорда ислам
Дәүләт  Сальвадор
 Сальвадорда ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында

Тарих үзгәртү

Колонизация чорында илдә мөселманнар булу турында бераз мәгълүматны Педро Эскаланте (Pedro Escalante) һәм Авраам Даура (Abraham Daura) хезмәтләрендә очратырга мөмкин [4]. Педро Эскаланте интервьюда билгеләп үткәнчә [5], бернигә дә карамастан, Сальвадор Ислам йогынтысыннан котылып кала алмаган, чөнки ислам дине һәм мәдәнияте эзләре гастрономиядә, мәдәнияттә, телдә, архитектурада (мәсәлән, Сонсонатта иске Калуко чиркәве һәм Сан-Висентеда Пилар чиркәве хәрабәләрендә) һ. б. күренә.

XX гасыр башында Якын Көнчыгыш гарәп илләреннән (Сирия, Ливан һәм Фәлистыйннан) гаиләләр күчеп килә башлый. Мөһаҗирләрнең күпчелеге – христианнар, мөселман гаиләләре аз санлы була. Әлеге мөһаҗирләр турында мәгълүматлар теркәлгән[6] [7]. Фәлистыйнлы гарәпләр (христианнар) гаиләсендә күренекле сәясәтче, 1973—1994 елларда Сальвадор коммунистлар партиясенең генераль секретаре Шәфыйк Хандал(ингл.) (1930―2006), 2004―2009 елларда Сальвадор президенты Антонио Сака(ингл.) туган [8]. Сальвадорның 2019 елдан президенты Найиб Букелефәлистыйнлы имам гаиләсендә туган.

Ислам оешмалары үзгәртү

Хәзерге вакытта Сальвадорда ике Ислам оешмасы эшләп килә:

  • «Фатыйма әз-Заһра» ислам үзәге (юридик зат буларак рәсми исеме, шигый Ислам мәдәни ассоциациясе, Centro Islâmico Fatimah Az-Zahra), 2004 елда нигезләнгән. Ассоциация 2005 елда Сальвадорның беренче мөселман (шигый) сайтын ачкан, шулай ук Латин Америкасында беренче ислам басмасы – Revista Bibliotheca Islamica журналын нәшер итә башлаган. 2015 елның декабрендә Үзәк Америкада беренче ислам интернет-радиосын ачкан.
  • Икенче оешма – Сальвадор Ислам чиркәве («Iglesia Islámica de El Salvador»), 1993 елда нигезләнгән, традицион ислам дине кагыйдәләренә буйсынмый.

Мәчетләр үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Фатыйма әз-Заһра мәчете күренешләре.

Мәчетләрнең икесе – Сан-Сальвадорда, берсе – Санта-Ана, берсе – Сонсонате һәм берсе – Сояпанго шәһәрләрендә.

1994 елда Сальвадор башкаласы Сан-Сальвадорда Centro Islámico Árabe Salvadoreño исемле беренче мөселман гыйбадәт кылу үзәге ачыла.

2004 елда шигыйлар ил башкаласында икенче мәчет ачалар, аны Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче хатыны Хәдичә кызы Фатыйма хөрмәтенә «Фатыйма әз-Заһра» (Fátimah Az-Zahra) дип атыйлар.

2007 елда Сан-Сальвадорда Дар-Ибраһим мәчете (Mezquita Dar-Ibrahim) дип аталган өченче мәчет ачыла [9]. Мәчет бинасы – гөмбәзе һәм манарасы булмаган йорт [9].

Сальвадорлы 18 000 мөселманның 4 000 е генә мәчетләргә даими йөри.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. “Los árabes son una raza, musulmán es el que acepta el islam”. El Diario de Hoy.
  2. El Sitio de Los Musulmanes Shiítas de El Salvador
  3. Ahmadía, el ala pacífi ca del Islam, atrae a guatemaltecos. 2014 елның 2 июнь көнендә архивланган.
  4. Pedro Escalante y Abraham Daura Molina (2001), Sobre Moros y Cristianos, y otros Arabismos en El Salvador. Embajada de España en El Salvador y Agencia Española de Cooperación Internacional, San Salvador, pp. 17
  5. Entrevista con el arabista salvadoreño Pedro Escalante
  6. Marín-Guzmán, Roberto (2000). A Century of Palestinian Immigration into Central America: A study of their economic and cultural contributions. San Jose, CR: Universidad de Costa Rica.
  7. Arabes en Centroamérica, una historia de inmigración exitosa por Ana Fernández
  8. Arabes en Centroamérica, una historia de inmigración exitosa por Ana Fernández
  9. 9,0 9,1 Sasongko, Agung. Dakwah Islam Terus Berkembang di El Savador (индон.), Republika (30 October 2017).