«Салават»Петроградта Башкорт аерым атлы дивизиясенең сәяси бүлеге нәшер иткән гәҗит. 1919 елның 21 сентябреннән 1920 елның маена кадәр көн саен чыгып торган. Башка хәрби басмалардан хәрби темага әдәби әсәрләр, шигырләр басылу белән аерылып торган.

Салават
Салават
Tөр

хәрби


Гамәлгә куючы

Башкорт аерым атлы дивизиясенең сәяси бүлеге

Штат корреспондентлары

Петроград

Нигезләнгән

1919

Тел

иске татар теле

Публикацияләр туктату

1920

1919 елда Совет власы ягына чыкканнан соң, Башкорт гаскәрен Петербургны Юденич гаскәреннән саклау өчен җибәрәләр. Петербургта, Ильяс Бораганскийның — кырым татарларының билгеле вәкиленең типографиясендә башкорт хәрбиләреннән хәреф җыеучылар группасы оеша һәм башкорт атлы дивизиясе өчен «Салават» гәзите чыгарыла башлый. Басма башкорт һәм татар яугирләрен оештыруга зур өлеш керткән. Бу типографиядә 1917 елга кадәр төрки халыкларының тарихы һәм мәдәнияте буенча төрле китаплар нәшер ителгән була. Мәсәлән, 1909 елда анда билгеле казакъ шагыйре Абай Конанбаевның беренче китабы дөнья күрә, Русиянең Көнбайыш өйрәнүче галимнәрнең хезмәтләре нәшер ителә. Туган җиренә — Кырымга кайту мөмкинлеге булмагач, И. Бораганский типографиясе белән Башкортстанның Стәрлетамак каласына күченә. Бу хакта үзенең «Хатирәләр»ендә Ә. В. Туган аның исемен атамый гына телгә ала. Башкортостанга килгәннән соң, И. Бораганский биредә нәшрият эшен җитәкли. Барлык материалларын урындагы нәшриятка тапшырды, нәшрият эшен яйга салырга ярдәмләшә. Соңыннан Уфага күчә һәм 72 яшьтә булуына карамастан, нәшерлек эшчәнлеген дәвам итә.

Гәзиттә зур күләмле мәкаләләр бер саннан икенче санга бүлеп бирелгән.

Гәҗит Бораганскийның «Нур» исемле типографиясендә басылган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Салауат (Башҡорт атлы дивизияһы гәзите) // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Башкортстан. Кыскача энциклопедия.(үле сылтама)(рус.)