Салават Әбүзәров

Салават Әбузәров, Салават Нәзир улы Әбүзәров (баш. Салауат Нәзир улы Әбүзәров, 1967 елның 29 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Ташасты) — журналист, шагыйрь, драматург. РФ һәм БР язучылар берлекләре әгъзасы (1995 елдан). БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2017), БР Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (2018). «Башҡортостан» гәҗитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире.

Салават Әбүзәров

Тугач бирелгән исеме: баш. Салауат Нәзир улы Әбүзәров
Псевдонимнар: Салауат Әбүзәр
Туу датасы: 29 гыйнвар 1967(1967-01-29) (57 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Ташасты
Милләт: башкорт
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург, журналист
Иҗат итү еллары: 1984 – х. в.
Юнәлеш: поэзия, драматургия
Жанр: шигырь, поэма, пьеса
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Җиремә җыр» (1984)
Бүләкләр: Салават Юлаев премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1967 елның 29 гыйнварында БАССР Гафури районы Ташасты авылында туган. Имәндәш урта мәктәбен тәмамлагач, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән.

Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, авылда укытучы булып, аннары Уфага килеп, вакытлы матбугатта эшли.

Иҗаты үзгәртү

Әдәбиятка 1990-елларда килә. Шигърият һәм драматургия жанрларында иҗат итә. Берничә шигырьләр җыентыгы авторы. Беренче сәхнә әсәре («Хыялый») Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Сибайда Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында, Ырынбурда Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театрында, Яр Чаллыда татар драма театрында куела.

«Хыялый» һәм «Әсир» пьесалары драма әсәрләренең республика конкурсында беренче урын ала.

2012 елда Зианчура районының «Үсәргән» халык театры язучының «Байрак астында…», 2013 елда Җилем-Каран мәдәният йортының «Каран» халык театры «Әсир» әсәрләрен сәхнәләштерә[1].

Режиссёр Дамир Галимов куйган «Гомерлек газап» спектакле белән Сибай драма театры РФ төбәкләрендә гастрольләрдә йөри.

Китаплары үзгәртү

  • 1990 — Җиремә җыр (башк.)
  • 2002 — Ызгыш алмасы (башк.)
  • 2004 — Тугызынчы дулкын (башк.)
  • 2009 — Җиһан җимеше (башк.)
  • 2016 — Мәхәббәт бакчасы (башк.)
  • 2017 — Гамәл дәфтәре (башк.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү