Салават Юлаев һәйкәле (Уфа)

Салават Юлаевка һәйкәлУфа шәһәрендә 1967 елда куелган һәйкәл. Башкортстанның халык шагыйре, 1773-1775 елларның крестьян сугышы батыры Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган сын әсәре.

Һәйкәл
Салават Юлаевка һәйкәл
Файл:Salavat-Yulaev-2016.jpg
Урын Уфа
Төзелеш 19631967 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Биеклек 9,8 м, нигез белән — 14 м
Материал бронзалатылган чуен, гранит нигез
(аудио)
(аудио)
Салават Юлаев (фильм).
noicon
Помощь по воспроизведению

Тарих үзгәртү

Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда Уфа шәһәренең көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган.[1]

Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, 3 елдан соң ССРБ Дәүләт премиясенә, ә соңрак Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек була.

Мигъмары — Исмәгыйль Гайнетдинов.

Бу скульптура — Русиядә иң зур атлы статуя. Һәйкәлнең биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.

Корылышы үзгәртү

 
Һәйкәлнең тимер юл күпере ягыннан күренеше

Һәйкәл Салават Юлаевны атта утырган итеп күрсәтә. Салават уң кулына камчы (чыбыркы) тоткан. Һәйкәл бронзалатылган чуеннан ясалган, һәйкәл нигезе тимер-бетоннан ясалган вә гранит плитәләр белән капланган.

Постамент нигезе тактала башкорт һәм рус телләрендә:

Башҡорт халҡының милли батыры
САЛАУАТ ЮЛАЕВҠА
һәйкәл 1967 йылда һалынды
скульпторы Тавасиев С. Д.
архитекторы Ғәйнетдинов И. Ғ.

Национальному герою
башкирского народа
САЛАВАТУ ЮЛАЕВУ
памятник сооружен в 1967 году
скульптор Тавасиев С. Д.
архитекторы Гайнутдинов И. Г.

дип язылган.

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Төнлә һәйкәл астан яктыртыла.
  • Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исемлегенә кергән.[2]
  • Һәйкәл Башкортстан гербында сурәтләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү