Симеон Бикбулатович (рус. Симеон Бекбулатович; чукынганчы Саин Булат хан; ?—1616) — Касыйм ханы (15681573), Әхмәд хан оныгының улы. 1575 елда Россия Бөек кенәзе (Явыз Иван урынында, патша).

Саин Булат хан
Россия бөек кенәзе
Вазыйфада
1575 – 1576
Аңа кадәр Иван IV
Дәвамчысы Иван IV
Касыйм ханы
Вазыйфада
1568 – 1573
Туган XVI гасыр
Үлгән 5 гыйнвар 1616(1616-01-05)
Симонов монастыре, Мәскәү
Әти Бек-Булат[d]

Иван IV тарафыннан Касыйм тәхетенә утыртыла. Касыйм ханлыгы атлы гаскәре белән Ливон сугышында (15581583) катнаша.

1573 елда чукынып Симеон исемен ала.

1575 елда Иван IV аны, «Россиянең бөек кенәзе» дип атап, вакытлыча үз урынына идарәче итеп калдыра.

1576 елда Иван IV Симеон Бикбулатовичка Тверь белән Торжок шәһәрләре җирләрен удел (биләмә) итеп бирә, аны «Тверьнең бөек кенәзе» дип игълан итә.

Лжедмитрий I Мәскәү тәхетенә утыргач (1606) Симеон Бикбулатович Стефан исеме астында Кирилл-Белоозеро монастырена мәҗбүри рәвештә монахлыкка озатыла.