Садыйк Әбелханов

Садыйк Фәхретдин улы Әбелханов (1915 елның 2 [15] мае, Семочки, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе1943 елның 27 сентябре, Днепропетровск өлкәсе, Украин ССР) — Совет-Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы, Советлар Берлеге каһарманы (1944), сержант.

Садыйк Әбелханов
Туган 2 (15) март 1915
Семочки (Түбән Новгород өлкәсе), Кызыл Октябрь районы, Түбән Новгород өлкәсе
Үлгән 27 сентябрь 1943(1943-09-27) (28 яшь)
Солонянский район[d], Днепропетровск өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Войсковое[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены (Ленин ордены)
Хәрби дәрәҗә сержант[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Садыйк Әбелханов 1915 елның 2 [15] маенда Түбән Новгород губернасы Семочки авылында эшче гаиләсендә туа (әтисе тимер юлда эшләгән). Милләте буенча татар. Колхозда эшли, аннан Ленинградка күчә, анда Клара Цеткин исемендәге тәмәке фабрикасында слесарь булып, ССРБ Элемтә министрлыгының хәрбиләштерелгән сак отрядында бүлек командиры булып эшли[1].

1938 елдан армия сафларында хезмәт итә. Совет-фин сугышында катнаша. «Маннергейм линиясе»н кичүдә катнашкан. Демобилизациядән соң Ленинградта яшәгән, Киров заводында эшләгән.

Бөек Ватан сугышы вакытында кабат Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларына Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь хәрби комиссариаты тарафыннан 1942 елның сентябрендә алына[1].

Фронтта 1942 елның октябреннән бирле була. Сталинградтан алып Днепрга кадәр хәрби юл уза.

1943 елның 27 сентябрьнең төнендә орудие наводчигы (1248 нче Запорожье танкка каршы-истребитель артиллерия полкы, 12 нче армия, 3 нче Украин фронты) сержант Әбелханов беренчеләрдән булып кичү юлы өлешенә ут ачкан немец самолётлары буенча ут ача.

Днепрны беренчеләрдән булып Губенское авылы тирәсендә (Вольнянский районы, Запорожье өлкәсе) кичә һәм бәрдергән катердагы мотористны коткара. 13 дошман контратакасын чагылдыруда катнаша. Һәлак булган орудие командирын алыштырып, шул сугышта һәлак була[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 19 мартындагы Указы белән немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Садыйк Әбелхановка үлгәннән соң Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә[2].

Днепропетровск өлкәсенең Солонян районы Войсковое авылында җирләнгән.

Бүләкләр үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Семочки авылында (Краснооктябрьский районы, Түбән Новгород өлкәсе) урам һәм мәктәп аның исемен йөртә[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Садыйк Әбелханов «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  2. Абельханов Садык Фахретдинович: Память народа

Сылтамалар үзгәртү