Садак (журнал, 1915)

кулъязма журнал (Уфа)

Бу Уфада чыккан журнал турында мәкалә, Алматы журналы турында моннан укыгыз

Садак
каз. Садақ
Tөр

кулъязма


Гамәлгә куючы

Баембәт Майлин

Нәшер итүче

Галия мәдрәсәсенең «Казакъ» оешмасы

Нигезләнде

1915

Сәяси тараф

мәдәни-агарту

Тел

казакъ

Публикацияләр туктату

10.02.1918

Төп офис

Уфа

Садак (каз. Садақ) ― кулъязма журнал. Уфада 1915 елның 9 ноябреннән 1918 елның 10 февраленә кадәр чыга. 40лап саны чыккан. Оештыручылар ― Галия мәдрәсәсе шәкертләре Баембәт Майлин(казакъ) (1894―1939), Җыенгали Түләпбергенов[1].

Тарих үзгәртү

Журналның юнәлеше мәдәни-агарту характерында була. Басма саннары, нигездә, түбәндәге өлешләрдән торган: 1) баш сүз (поэма, әдәбият сүзләре); 2) роман (повесть, фантазия); 3) халык иҗаты әсәре (әкият, шигырь, бию сүзләре (такмак), табышмак, мәкаль); 4) көлке; 5) шигырь (язма поэзия әсәре, халык җырлары); 6) эчке һәм тышкы яңалыклар һ.б. Басмада новеллага тартым кыска хикәяләр, күләмле повестьлар, очерклар, этюдлар, яшь шагыйрьләрнең шигырьләре, рецензияләр, казакъ халык иҗаты нөсхәләре басылган. Журнал казакъ журналистикасы тарихында зур роль уйнаган

Басманы әзерләүче шәкертләр «Журналны чыгаручы – «Казакъ» оешмасы» дип күрсәткән. Мәдрәсә шәкертләре 1913―1918 елларда Ырынбурда нәшер ителгән, казакъ мәдәниятенең милләтчел көчләрен берләштерүче «Казакъ»(казакъ) (قازاق) газетасын (мөхәррире шагыйрь Миръякуп Дулатов), шулай ук аның хезмәткәрләре эшен өлге-үрнәк итеп алган[2]. Мәгълүматлар буенча, «Садак»ны әзерләүче шәкертләр Уфага 1917―1918 елларда Ташкентта чыгарылган «Берлек туы»(казакъ) (بىرلىك تۋى) газетасын[3], «Сарыарка», «Оран» газеталарын да яздыртып ала торган булган. Бу басмалар да «Галия» мәдрәсәсенең казакъ шәкертләренә теләктәшлек белдереп торган. Журналда Б. Майлин, Җыенгали Түләпбергенов, Х. Сартәлиулы, З. Имажанулы, Ә. Мостафаулы, А. Әшкеклы, Х. Басымулы һ. б. авторларның мәкаләләре дөнья күргән.

Журналның максаты ― яшьләрне яңа әдәбиятка җәлеп итү, тормышның мәгънәсен аңлату, җаваплылыкны арттыру. Бу эш Алаш хәрәкәтенә(казакъ) керткән җитди рухи өлеш булып тора.

Галия мәдрәсәсендә татар телендә белем алган казакъ шәкертләре, казакъ әлифбасы һәм казакъ балаларына башлангыч белемне туган телдә, казакъча язылган дәреслекләр белән бирергә кирәклеге турында, күпләп имза куеп, «Казакъ» газетасында күмәк хатлар бастыралар. Әлеге хатларда татар теле һәм әдәбиятын, татар телендә чыккан дәреслекләр кулланучы мөгаллимнәрне хуплаган яки каршы төшкән фикерләр әйтелә. Ырынбурның «Вакыт» газетасында Кәбир Бәкер җавап мәкаләсе бастыра[4].

Чыганаклар үзгәртү

  • Қазақ энциклопедиясы, 7 - том
  • «Алаш» қозғалысы. Алматы, 2008. ISBN 9965-32-715-7

Әдәбият үзгәртү

  1. Какишев, Турсунбек. Садак : Эссе [о рукоп. журн. учеников медресе "Галия", 1915-1918] / Турсынбек Какишев. - Алма-Ата : Жалын, 1986.
  2. Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында. К.: ТКН, 2018. ISBN 978-5-298-03602-3

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү