ССРБ эчке эшләр халык комиссарлыгы

ССРБ эчке эшләр халык комиссарлыгы, ССРБ ЭЭХК (рус. Народный комиссариат внутренних дел СССР, НКВД СССР) — җинаятьчелек белән көрәш һәм җәмәгать тәртибен саклау һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт идарәсенең үзәк органы. ССРБ Үзәк Башкарма комитеты карары белән 1934 елның 10 июлендә оештырылган.[1]

ССРБ эчке эшләр халык комиссарлыгы
Мәгълүмат
Барлыкка килгән 10.07.1934
Алдан килүчеоешма
  • РСФСР ЭЭХК, ССРБ ББСИ
Бетерелгән 26.08.1946
Дәвамчы оешма
  • ССРБ ЭЭМ, ССРБ ДИМ
Буйсына ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы
Урнашу урыны ССРБ, Мәскәү, Дзержинский мәйданы, 2
Җаваплы затлар
Югарыдагы оешма ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы

ССРБ ЭЭХК составына РСФСР ЭЭХК һәм һәм ССРБ ББСИ (Дәүләт иминлеге баш идарәсе буларак) кергән.

ЭЭХК җаваплылыгы өлкәсендә коммуналь хуҗалык һәм төзелеш, сәнәгатьнең башка өлкәләре, һәм шулай ук сәяси эзләү, мәхкәмәдән тыш рәвештә хөкемнәр чыгару хокукы, җәзаларны башкару системасы, тышкы күзәтчелеге, чик буе гаскәрләре, гаскәрдә каршы күзәтчелек булганнар.

Чынында ЭЭХК совет дәүләт системасының каты каркасы булып торган. Соңынннан ССРБ Дәүләт иминлеге министрлыгына һәм ССРБ Эчке эшләр министрлыгына үзгәртеп корылган.

Рәисләр исемлеге үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-01-26, retrieved 2014-10-07